Совет фильмнарының танылган актеры вафат

Россия театр һәм кино актеры, театр режиссеры, шагыйрь һәм язучы Валентин Гафт вафат булган. Аңа 85 яшь иде. Бу турыда актерның хатыны Ольга Остроумовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бу хәбәрне «Современник» театры да раслады. Анда актер 1969 елдан бирле эшләгән.

Валентин Гафт белән хушлашу чарасы сишәмбе булачак.

2019 елның җәендә актерга инсульт булган.

Валентин Гафт Моссовет исемендәге театрда, Мәскәү драма театрында, «Ленком» театрында, 1969 елдан алып әйдәп баручы артист статусында «Современник» сәхнәсендә уйнаган.

Гафт 1956 елда «Убийство на улице Данте» фильмында беренче ролен уйнаганнан соң, кинода актив төшә башлый. Аның «Гараж», «Небеса обетованные», «О бедном гусаре замолвите слово…», «Мастер и Маргарита», «Чародеи», «Притяжение»  һ.б. фильмнардагы рольләре популяр.


Фикер өстәү