27 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне

2005 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясе үзенең 33 нче сессиясендә 27 октябрьне Бөтендөнья аудиовизуаль мирас көне дип игълан иткән резолюцияне раслый.

Аудиовизуаль мираска фильмнар, радио һәм телевидение программалары, аудио һәм видеоязмалар керә. Мондый документлар XIX гасырда киң тарала башлый. Алар тел һәм мәдәни чикләрне җиңәргә ярдәм итәләр.

 «Сөембикә»

1913 елда Казанда «Сөембикә» исемле беренче татар хатын-кыз журналы нәшер ителә. Аена ике мәртәбә чыгып, барлыгы 115 саны дөнья күрә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма белән журнал тууга нигез салына.

1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында чыгыш ясала. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. Әмма ул Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә. 1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга.

 Ленком

1927 елда Мәскәүдә элеккеге Сәүдәгәрләр клубы бинасында эшче яшьләр театры оештырыла. Соңыннан ул Ленин комсомолы исемендәге Мәскәү дәүләт театры яки Ленком дип йөртелә. 2019 елның 21 ноябрендә Ленком театрына Марк Захаров исеме бирелә һәм хәзер театр рәсми рәвештә «Марк Захаров Ленкомы» Мәскәү дәүләт театры дип атала.

Яман шешкә каршы көрәшү өчен беренче тапкыр радиация нурланышы кулланыла

1951 елның 27 октябрендә Саскачеван университетында (Канада) Гарольд Джонс җитәкчелегендә радиация нурланышы беренче тапкыр онкология авыруларында яман шешкә каршы көрәшү чарасы буларак кулланыла.

Бүген нурланыш терапиясе онкология авыруларын дәвалауда өч төп ысулның берсе булып тора. Хирургия һәм дару белән дәвалау ысулы белән беррәттән, нур терапиясе кайбер авыруларны тулы дәвалауга ирешергә мөмкинлек бирә.

Чәнечкеле тимерчыбык

Иллинойс штатыннан Америка фермеры Джозеф Глидден 1873 елның 27 октябрендә чәнечкеле тимерчыбыкка патент алу өчен гариза бирә.

Чәнечкеле тимерчыбыктан ясалган арзан коймалар терлек асраучы фермерларга ковбойларсыз яшәргә, ә ранчо хуҗаларына үз чәчүлекләрен хайваннардан сакларга мөмкинлек бирә. Чәнечкеле тимерчыбык алга таба хайваннарны гына түгел, ә кешеләргә каршы койма буларак та кулланыла башлый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү