М 12 юлының Чуашстан һәм Татарстан аша узучы җиденче этабы 90 проценттан күбрәккә әзер

“Восток” М12 юлының җиденче этабы (Чуашстан һәм Татарстан аша уза) 90 проценттан күбрәккә әзер. Бу хакта “Татар-информ” “Автодор” дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Юлчылар М12нең җиденче этабында 82 чакрым юлның 79 чакрымы түшәмәсен тулысынча эшләде. Барлык 35 күпернең асфальт-бетон түшәмәсе тулысынча әзер”, – дип билгеләп үтелгән компаниядән.
Моннан тыш эшчеләр 377 чакрым (планлаштырылганның 66 проценты) озынлыктагы юлга тиешле сызыклар сызып, билгеләр ясап чыккан. Зөя күпере һәм Оспипов ерганагы аша салынган күпердә түшәмә салу эшләре алып барыла. Эшчеләр шулай ук яктырткычлар, барьерлар урнаштыра, юл хәрәкәтен идарә итүнең автоматлаштырылган системасы элементларын урнаштыра.

Мәскәүне Казан белән тоташтырачак М12 юлын тулысынча ел азагында ачу күздә тотыла. Юл “Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү” илкүләм проекты буенча төзелә.


Фикер өстәү