Тинчурин исемендәге фестивальдә катнашачак театрлар билгеле

15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале узачак. Әлеге фестиваль милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, заман милли драматургларыбыз әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка җиткерү максатыннан үткәрелә.

Быелгы фестивальдә түбәндәге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, “MOÑ” театр мәйданчыгы, “GRANART” иҗат остаханәсе (Түбән Новгород) коллективлары катнашуы көтелә.

Шулай ук быел К.Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең үзенчәлеге булган танылган драматурглар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар да оештырылачак.


Фикер өстәү