Тимур Бекмамбетов Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча курчак спектакле чыгара

Милләтләр театрының Кече сәхнәсендә Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча «Хуҗа Насретдин» спектакле чыга. Бу хакта автор үзе хәбәр итте.

Спектакльне танылган кинорежиссёр Тимур Бекмамбетов чыгара. Премьера 17 һәм 18 декабрь көннәренә билгеләнгән.

«Хуҗа Насретдин» инсценировкасы «Свияжск АРТель» театраль лабораториясе өчен махсус язылган иде. Әлеге лабораторияне «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды Свияжскида уздыра. Тимур Бекмамбетов режиссёр буларак эскиз әзерләргә чакырылган иде.

Теманы дәвам итеп, Тимур Бекмамбетов әлеге инсценировка буенча курчак спектакле куйган. Алар Илгиз Зәйниев белән инсценировка автордашлары. Курчакларның авторы — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Анна Викторова.

Әсәр геройлары танылган артистлар тавышы белән сөйләшә. Хуҗа Насретдин тавышын Константин Хабенский, Ишәк тавышын — Евгений Миронов, Мәхәббәт тавышын Чулпан Хаматова яздырган.

«Хуҗа Насретдин» — Илгиз Зәйниевның рус телендә язылган беренче инсценировкасы.


Фикер өстәү