Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшульләрнең иң популяр эшчәнлек өлкәләрен атады

Үзмәшгуль гражданнарның күпчелеге пассажирлар һәм йөк ташу, ремонт эшләре, консультация һәм арендага торак бирү өлкәләрендә эшли. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Татарстанда үзмәшгульләрнең иң популяр өлкәләре пассажирлар һәм йөк ташу, ремонт эшләре, консультация бирү һәм арендага торак бирү. Шулай ук алар репетиторлык, программалаштыру, маркетинг һәм реклама белән шөгыльләнә», — дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең үзмәшгуль категориясенә күчүе күзәтелә.

/Татар-информ


Фикер өстәү