Казан Кремлендә беренче тапкыр маркетинг буенча конференция узачак

Чара 100 дән артык катнашучыны берләштерәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

25 апрельдә Казан Кремлендә маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм ни рәвешле клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә.

Конференциянең оештыручысы – «MOBi digital» маркетинг агентлыгы.

Искәртеп узыйк, «MOBi digital» маркетинг агентлыгы 2019 елдан бирле эшли. Анда 20 белгеч хезмәт куя, алар арасында маркетологлар, таргетологлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар, брендинг буенча белгечләр бар. Агентлыкның төп үзенчәлеге – бөтен диджитал-инструментларның бер җирдә берләшүе.


Фикер өстәү