Казан парковкалары 3 көн бушлай эшләячәк

Татарстан башкаласы башкарма комитетында Ураза бәйрәме уңаеннан шундый карарга килгәннәр.

21-23 апрель көннәрендә Казанның барлык муниципаль парковкалары түләүсез эшлиячәк. Җомга – 21 апрельдә Ураза бәйрәмен билгеләп итү хөрмәтенә шәһәр башкарма комитетында шундый карар кабул ителгән. Ял көннәрендә – 22 һәм 23 апрельдә дә алар бушлай эшләячәк.

2022 елда Казанның муниципаль парковкаларыннан 100,5 меңгә күбрәк йөртүче файдалана башлаган. Узган елдан бирле машина кую урыннары шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә исә иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр түләү алына.


Фикер өстәү