Ир-ат балалар бакчасына кереп ике баланы атып үтергән

Ульяновск өлкәсендә билгесез кеше Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырган, дип хәбәр итә ««.

Җинаятьче балалар бакчасына «Иж-27» мылтыгы белән тыныч сәгать вакыты — балалар йоклаганда килгән. Учреждениедә сакчы булмаган. Ул ишектән кергәч тә идән юучы хезмәткәрне Ольга Митрофановага ата һәм яралый.

Аннары ул икенче катка күтәрелеп, тәрбияче ярдәмчесе Елена Карпованы, тагын бер хезмәткәрне, 5 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны атып үтерә, шуннан соң үз-үзенә кул сала.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 68 яшьлек атучы — Александр Дронин. Корал аның исеменә теркәлгән.

Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү