Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны өченче көн рәттән арткан

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны өченче көн рәттән арткан. Соңгы тәүлектә республикада тагын 193 кеше чир иярткән (11 нче мартта – 177, 12 сендә – 184 кеше). Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 9 сырхауны (алдагы көнне – 25) хастаханәгә озатырга туры килгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 200 547 кеше коронавирус белән чирләгән. 197 130 кеше савыккан, шул исәптән, соңгы тәүлектә – 200. Алдагы көнне 237 кешенең савыгуы турында мәгълүм булган инде.

Республикада Covid-19 инфекциясеннән үлем-китемнәр саны, элеккечә үк – 2010. Татарстанда соңгы тапкыр мондый очрак турында 20 гыйнварда хәбәр ителде.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 10 268 очрагы теркәлгән. 619 сырхау хастаханәләргә китерелгән. 9 476сы савыккан. 34 кеше чирдән вафат булган.


Фикер өстәү