Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты унынчы утырышын уздырды

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты унынчы утырышын уздырды. Ике сәгатьлек утырышта эшләнгән, эшләнмәгән һәм эшләнәсе эшләр дә, йомшак һәм мактанырлык яклар да телгә алынды.

2022 ел вакыйгаларга бай булды. Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзен шуннан башлады. Аларның күбесе ил-көндәге вазгыятькә бәйле булган. Яшь парламент әгъзалары дәүләт хакимияте органнарында стажировкалар узу, республикакүләм һәм халыкара чаралар уздыру белән беррәттән гуманитар ярдәм җыю оештырган, «Ярдәм янәшә!» проекты кысасында дарулар тараткан.

– Закон чыгару эшчәнлегенә килгәндә, узган ел яшьләр парламентының бер тәкъдиме Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Безнең активистлар балигъ булмаганнарга ата-аналары ризалыгыннан башка татуировкалар ясауны тыярга тәкъдим иттеләр, – диде парламент Рәисе.

Үз канаты астындагыларны мактады да, җитешсезлекләр турында да сөйләде ул. Аның сүзен Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков дәвам итте һәм Яшьләр парламентына киләчәктә кайсы өлкәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген сөйләде.

– Миңа калса, Татарстанның Яшьләр парламенты тагын да яхшырак һәм активрак эшли ала. Аерым алганда, закон чыгару эшчәнлегендә, шулай ук патриотик тәрбия өлкәсендә эшне көчәйтергә кирәк. Монда безнең үсеш өчен мөмкинлекләребез бихисап. Моннан тыш, бүген мин авылда яшәүче яшьләрне ишетмәдем. Ә бит парламентта районнардан вәкилләр бар. Алар утырышларда авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйли ала. Моны истә тотсагыз иде, – диде ул.

Утырыш вакытында һәр парламент әгъзасының ел дәвамында күпме эш эшләгәне билгеле булды. Башкарган эшләрен балларга күчерә икән алар. Араларында бер генә балл җыймаучылар да шактый. Бу җәһәттән Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова берникадәр шелтә белдерде.

– Сез бит барыгыз да – бу урыннар өчен көрәшкән кешеләр. Ни сәбәпле үзегезне эш белән күрсәтәсегез килмидер – анысын аңламыйм. Билгеле, минем белән даими рәвештә эшләүче актив егет-кызлар да бар. Минем сүзләргә колак салып, законнар чыгару эшчәнлегендә үзегезне күрсәтә башлавыгыз да сөендерә, – диде ул.


Фикер өстәү