Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага республика парламенты депутаты таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, быелның февралендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Нина Шиминага «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты тапшырды, ул депутат Александр Тыгин Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнгәч, аның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килде. Нина Шимина кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды.
Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде. «Сез Яшьләр парламенты кысаларында зур эш алып барасыз, сездән парламентта шундый ук активлык көтәбез», – диде ул. Нина Шимина үзенә күрсәтелгән югары ышанычны акларга тырышачагын әйтте.
Нина Шимина – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый, Сколково Халыкара идарә мәктәбенең MBA дәрәҗәсен ала. «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналисты. Нина Шимина шулай ук балалар лагерьларында белем бирү сменаларын оештыра, республика яшьләр министрлыгының Иҗтимагый советы составына керә, «Татарстан әниләре оешмасы»на нигез сала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat