Татарстанда 37 яшьлек ир-ат 3,6 миллион сумнан коры калган

Яшел Үзәндә бер ир-ат мошенниклар аркасында бөтен акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгың матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Узган елның ноябрендә 37 яшьлек ир-ат социаль челтәрләрдә тиз генә акча эшләү тәкъдименә юлыккан. Ул күрсәтелгән номерга шалтыратып, “инвестор”ның криптовалюта белән акча эшләү тәкъдиме белән ризалашкан.

Аферист тегене, янәсе, күбрәк акча салсаң, табышың да зуррак булачак, дип ышандырган. Ир-ат, дүрт ай буе кредитлар алып, бөтен акчаны “инвестор” счетына күчереп барган. Шулай итеп, ул барлыгы 3,6 миллион сум акчадан коры калган.


Фикер өстәү