Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны арта

Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны артканнан-арта. 4–10 декабрь аралыгында авыру йоктыруның 1371 очрагы ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада чир йоктыруның барлыгы 213249 очрагы теркәлгән. 208825 кеше савыккан. Кызганыч, 2010 сырхау вафат булган.

Тулаем Россиягә килсәк, узган атнада 107174 кеше авырган. 9451 сырхау хастаханәгә озатылган. Бер атна эчендә 148 сырхау (пандемия башланганнан бирле – 400864) ковидтан үлгән.


Фикер өстәү