Казан декабрь аенда дус-ишләр белән ял итү өчен иң кулай шәһәрләр бишлегенә кергән

Казан быел декабрь аенда дус-ишләр белән ял итү өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә дүртенче урынга чыккан. Бу хакта “Татар-информ” “Твил.ру” броньлау сервисы мәгълүматларына таянып яза.

Дус-ишләре белән җыелышып килүче туристларның күбесе Татарстан башкаласында фатирны өч төнгә броньлый. Тәүлегенә аларга 5820 сумга төшә бу. Ә инде Санкт-Петербург иң популяр юнәлешләр арасында беренче урынга чыккан. Анда өч төн кунуның бер тәүлеге 5911сум тора. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе – икенче. Биредә фатир броньлау шул өч төн кунучыларга тәүлегенә 7690 сумга төшә.

Сочи һәм Краснодар крае исемлектә өченче урынга “кунаклаган”. Биредә дүрт төн кунучылар тәүлегенә 6306 сум түли. Ялта һәм Кырым бишенче урынны алган: бу шәһәрләрдә өч көн ял итү өчен тәүлегенә 6159 сум түлисе.

Шуннан соң исемлектә Геленджик, Красная Поляна, Калининград урнашкан. Белоруссия башкаласы Минск – тугызынчы.


Фикер өстәү