Абзарда янгын чыгып, 7 ат янып үлгән

Мәскәүдә ат абзарында янгын чыгып җиде ат үлде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Янгын «Лосиный остров» милли паркы территориясендәге ат абзарында була. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, биш ат коткарылган, тагын җиде ат һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләрен прокуратура тикшерә.


Фикер өстәү