Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кискен арткан

Россиядә узган атнада (13–19 ноябрь) барлыгы 58159 кешедә коронавирус табылган. Ковидка каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, 82 төбәктә чирләүчеләр арткан. Татарстанда бер атна эчендә чир йоктыруның 596 очрагы ачыкланган.

Узган атнада илдә барлыгы 6398 кешене хастаханәгә салганнар. Мондыйлар саны алдагы атнадагыга караганда 16,9 процентка арткан. Хасталарның күбәюе 55 төбәктә күзәтелгән. Татарстанда исә бер атна эчендә 188 кешене дәвалау оешмасына озатканнар.

Шушы чорда җәмгысы 39731 кеше савыккан. Алдагы атнадагыга караганда 32,5 процентка күбрәк сан бу. 93 кеше вафат булган. Татарстанда исә 361 кеше савыккан. Республикада быел гыйнвар уртасыннан бирле үлем-китем очраклары юк.


Фикер өстәү