Табибларны сакларга кирәк: аларга һөҗүм итү очраклары артып тора

Кеше гомере, сәламәтлеге сагында торган табибларның үзләрен дә сакларга кирәк! Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шундый тәкъдим белән чыкты. «Россия Медицинасы» басмасына биргән әңгәмәсендә ул, медицина тармагында эшләүчеләргә әледән-әле һөҗүм итүләрен, аларның закон тарафыннан якланмаган булуын әйтте.

– Бүген хәтта хайваннарны кыерсыткан өчен дә катгыйрак чаралар күрелә. Күптән түгел Әлмәттә аянычлы очрак күзәтелде. Баласын тиз арада кабул итмәгән өчен, ир-ат отоларингологка кул күтәрде һәм бу гамәле өчен ул нибары 5 мең сум штраф түләп  котылды, – ди депутат. – Шуңа күрә табибларга һөҗүм иткән өчен җәзаны көчәйтергә кирәк. Табиб үзе беркайчан да махсус органнарга барып, зарланып йөрмәячәк. Аның моңа вакыты да юк. Кадрлар кытлыгы аркасында, бүген табибларга болай да бөтен көчен куеп эшләргә туры килә.

Табибларга һөҗүм итү очраклары әледән-әле күзәтелеп тора. Октябрь башында Түбән Новгород өлкәсендә бер авыру реанимация бүлеге мөдирен кыйнаган иде. Аңа кадәр Саратовта «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүче табибка пычак белән һөҗүм иттеләр. Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә дә шундый ук хәл булды. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы ярты елда илдә табибларга һөҗүм итүнең 820 очрагы теркәлгән.

Казандагы шәхси оешмаларның берсендә терапевт булып эшләүче Алия Насыйбуллина да, медицина хезмәткәрләре күптән закон тарафыннан яклауга мохтаҗ, дип саный. Эш вакытында аның да куркыныч хәлләргә тарыганы булган.

– Укып бетергәч тә, Казандагы сырхауханәләрнең берсендә эшләдем. Өйдән-өйгә дә күп йөрергә туры килде. Шулай бервакыт ишекне наркоман ачты. Йөзенә карарлык түгел. Әнисенең хәле авырайгач, табиб чакырган. Ничек чыгып чапканымны да белмим. Янымда берәр ир кеше булса, курыкмыйча кергән булыр идем инде. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә эшләгәндә дә исерекләр бәйләнгән, янаган чаклар булды. Әнә шул күренешләрдән туеп, шәхси оешмага эшкә күчәргә булдым да инде. Медицинада кадрларга болай да кытлык. Аларның якланмаган булуы хәлне тагын да катлауландыра. Озак еллар «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә, участок табибы булып эшләүчеләргә сабырлык телим, – ди Алия.

Казанның 1 нче ашыгыч ярдәм подстанциясе фельдшеры Рузилә Сафинага утыз ел эшләү дәвамында төрлесен күрергә туры килгән.

– Участок инспекторлары кебек безгә дә төрле кеше белән эшләргә туры килә. Араларында исереге дә, психик авырулары, наркоманы да очрый. Аларга ярдәм иткәннән соң, булыша алуыңа бер шөкер итсәң, исән калуыңа тагын бер сөенәсең. Бер үк кешеләр белән эшләсәк тә, участок инспекторларыннан аермалы буларак, безгә һөҗүм иткән өчен закон тарафыннан тиешле җәза каралмаган. Бу җитешсезлекне күптән төзәтергә вакыт, – ди Рузилә ханым.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү