Республика клиник хастаханәсе баш табибы: Авырып килгән кешене борып кайтару юк. Килсә, кабул итәбез

«ВТ» редакциясендә узган чираттагы «туры эфир» вакытында  халыкны борчыган сорауларга Республика клиник хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәр Думасы депутаты Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ җавап бирде.

 Сәламәтлек тармагы – иң күп сораулар тудыра торган өлкәләрнең берсе. Безнең укучыларыбыз бу юлы да актив булды. «Туры элемтә»гә сорауларны алдан да кабул иттек, эфир вакытында шалтыратулар да булды, социаль челтәрләргә дә хатлар җибәрделәр.

Баш табиб, төгәл һәм гамәл кешесе буларак, кайбер сорауларга җавапны урында ук бирде. Ә кайберләрен җентекләп тикшерү мөһим. Андый сорауларны язып алып, җавап бирергә вәгъдә итте һәм вәгъдәсен үтәде. Сүз уңаеннан, без әле аның матур итеп сөйләшүенә, медицина терминнарын Тукай телендә иркен итеп аңлатуына сокландык.

«Туры эфир» шуны раслады: кайбер кешеләр үзләренең участок табибларын да белми, соңгы тапкыр диспансеризацияне кайчан үтүләрен дә хәтерләми, урындагы медицина оешмаларында теге яки бу җиһаз барлыгыннан да хәбәрдар түгелләр. Гаеп – атта да, тәртәдә дә, дигәндәй: сәламәтлеккә артык игътибар бирмибез, медицина өлкәсендәгеләр дә, эшкә бирелеп, аңлату вазыйфасын тиешенчә башкара алмый. Мәгълүмат тарату да җитеп бетми дигән фикер туды. Мондый фикерне эфир азагында Рафаэль әфәнде дә әйтте.

«ВТ» укучыларына эфир барышында яңгыраган сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

 

Мин июнь аенда бик каты коронавирус белән авырдым. Интернетта авырган кешедә дә, вакцина ясаткан кешедә дә бер үк күләмдә антитәнчекләр була, дип укыдым. Бу дөресме? Миңа вакцина ясату кирәкме?

М.Насыйбуллина. Балык Бистәсе

– Юк, мондый очракта вакцина ясату кирәкми.

 Коронавирус белән авырганнан соң шәһәрдәгеләр өчен реабилитация үзәкләре бар. Мин, мәсәлән, авылда яшим. Коронавирустан үпкәмнең хәйран гына өлеше зыян күрде. Аның терелгәннән соң аякка басу өчен махсус күнегүләре, тернәкләндерү программасы бар, ә без болардан мәхрүм. Район хастаханәсендә авырганнан соң күренү өчен пульмонолог та, башка белгечләр дә юк. Бөтен авыруларны терапевт кына кабул итә. Бәлки, авылларда яшәүчеләргә талон белән тернәкләндерү бүлекләренә язылу мөмкинлеген булдырыргадыр?

Исемем редакция өчен генә. Балык Бистәсе

– Коронавирус белән авырган кешеләр турында бердәм регистр җыела. Аларга өстәмә тикшеренү каралган. Бөтен кирәкле диагностик ысуллар кулланылачак. Коронавирустан соң организмда ниләр калган, барлык билгеләрне белеп, алга таба нинди дәва кирәклеге ачыкланачак. Район җирендә яшәүчеләр моны сырхауханә, участок табибы ярдәме белән эшли ала.

 Коронавирус белән авырганнан соң «сероводород», сарымсак исе һәм тәме килүдән интегәм. Аннан котылу өчен «янтарная кислота»лы система (цитофлавин) куйдырырга кирәк дигәннәр иде. Ул чыннан да булышамы, башка ысуллар юкмы?

 Венера. Казан

– Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый сораулар дөрес дәва алмаганлыктан килеп чыга. Бу билгеләр организмга кирәк булмаган дарулар кабул иткәннән пәйда булырга мөмкин. Тулы диагностика үтү дә кирәк булуы ихтимал. Үз белдеклегең белән генә цитофлавин куйдырырга ярамый.

Мин көз башында коронавирус белән авырдым. Әле анализлар антитәнчекләр бар дип күрсәтә. Аны бит ярты елга гына җитә диләр. Хәзер вакцинация ясатып куйсам, зыяны булмасмы икән? Үзем кабат авырып, өлкән яшьтәге әти-әниемне чирләтүдән куркам.

Гөлнәзирә. Питрәч

– Антитәнчекләргә тикшерүне узган булсагыз, вакцина ясату кирәк түгел.

Ни өчен РКБга юллама алу бик авыр? Әгәр сорасаң да, башта барыбер районныкына юллыйлар. Ә аннан РКБга бирми аптыраталар, безнең үзебездә дә белгечләр бар, диләр. Ә минем, мәсәлән, РКБ табибына эләгәсем килә. Мондый очракта нишләргә?

А.Зарипова. Яшел Үзән

– Республика клиник хастаханәсе – бөтен республикага каралган, кирәкле консультацияләр үткәрә торган хастаханә. Медицина хезмәтенең үз маршруты була. Иң элек ул – яшәгән урында беренче медицина ярдәмен күрсәтү. Үзәк хастаханәдә – киң профильле белгечләр. Үзәк хастаханәдә сырхауга ярдәм итә алмаган, йә инде башка фикер – белгеч фикере кирәк булган очракта, РКБга киләләр. Бездә терапевтлар юк. Система шулай куелган. Сырхауга бик авыр булган очраклар да бар. Андыйларны кабул итәбез. Кабул итү бүлеге тәүлек буе эшли. Анда терапевтлар бар.

 Мин исемемне әйтергә куркам, аннары зар белән йөрисең, диләр. Район хастаханәсендә табиблар җитми. Белгечләр юк. Шуңа күрә кеше авырып та Казан табибларына күренә алмый. Хәле авырайгач, чир таралгач кына, барып җитәргә мөмкин. Район җибәрмәгән очракта ничек сездәге врачларга күренеп була?

Районым редакция өчен генә

– Авырып килгән кешене борып кайтару юк. Килә ала, кабул итәбез. Шуны аңласыннар иде: чиксез күләмдә ярдәм күрсәтә алмыйбыз бит. Урында хәл итә ала торган проблема белән РКБга киләбез икән, чынлап та авыр хәлдә калганнарның мөмкинлеген кысабыз. Болай булырга тиеш түгел. РКБның сайты бар, анда язарга мөмкин. Шәхсән миңа электрон почта аша да мөрәҗәгать итеп була. Сорауны көнендә үк карыйбыз, хәл итәбез.

Теләчегә ел башыннан инсулин кайтмый. Нигә алай икән?

– Алай булырга тиеш түгел. Шикәр авыруы белән интеккән кеше инсулинсыз тора алмый. Моны министрлык та катгый контрольдә тота. Мондый хәл килеп чыккан икән, тикшерәсе булыр.

 

P.S. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Бу кеше белән табиблар элемтәгә чыктылар. Аңа инсулин да, махсус аппарат та кайтартылды.

 

Казанның 20 нче номерлы сырхауханәсенә сәгатьләр буе шалтыратсаң да, элемтәгә кереп булмый. Бик тупас сөйләшәләр. Барсаң, су буе чират. Сырхауханәләрдә кайчан тәртип булыр икән?

Сәлахиев. Казан

– Бу сырхауханәгә күптән түгел яңа җитәкче билгеләнде. Ул – Сәламәтлек саклау министрлыгында идарә җитәкчесе булган кеше. Бу сорауны биргән кеше сырхауханәгә кайчан шалтыратты икән? Анда болай булырга тиеш түгел.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кызларны медицина битлекләре киеп бала табарга мәҗбүр итте дип ишеттем. Аны бала тапканда гына салырга рөхсәт ителә. Кагыйдәләр пандемиягә бәйле рәвештә кертелде диләр. Битлек киеп ничек бала табарга мөмкин инде?

Гүзәл. Казан

– Бу – дөрес түгел. Палатадан чыкканда, билгеле, битлек кияләр. Алар башка пациентлар белән очрашырга мөмкин бит. Хастаханәгә килгән һәр кеше ПЦР диагностика уза. Палатага ятканда алар коронавируска тикшерелгән була инде.

 Яман шешне профилактикалау максатыннан сөт бизен алдыру очраклары бар. Бу ни дәрәҗәдә дөрес һәм нәтиҗәле?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм

– Бу – дөрес теория. Сөт бизе яман шешенең шундый аерым тибы билгеле – ул хатын-кызга анасы ягыннан нәселдән күчәргә мөмкин. Андый очракта, алдан белеп, ген бар икән, операция ясап, бизне алдыру очраклары бар. Актриса Анджелина Джоли – шундый операция ясаткан кеше.

Ринат Харисович Галиев исеме республикада яхшы таныш. Аны белмәгән кеше юк. Трансплантология бүлеге дә аның тырышлыгы белән ачылды. Аның истәлегенә бәйле берәр эш алып барыламы РКБда? Аны бер дә оныттырасы килми.

Наилә Вилданова. Чаллы

– Ринат Харисович – минем дә укытучым. Шушындый остазга юлыгуым белән үземне бәхетле кеше дип саныйм. Без аның истәлегенә ел саен конференция уздырабыз. Бөтен Россиядән белгечләр килә. Күптән түгел генә аның улы белән Ринат Галиев музеен оештыру фикере белән йөри башладык. Бик күп билгеле кешеләребез, табибларыбыз истәлегенә хастаханәдә музей булачак. Без сезне дә музей ачылышына чакырырбыз.

Рафаэль Фирнаялович, сез бик җаваплы вакытта, җаваплы вазыйфа башкарасыз. Күпбалалы әти буларак, бала тәрбияләргә вакытыгыз каламы? Балаларыгызның да табиб булуларын теләр идегезме?

И.Нәсихова. Чаллы

– Балалар үсеп бетте, зурлар инде. Тәрбиясез бала үстереп булмый. Үз үрнәгеңдә тәрбияләп була. Мин үзем дә – әтием үрнәгендә үскән беренче бала. Балалар хатыным Зөһрә белән минем ышанычны аклап килә. Олы кызыбыз укып бетерде, медицина тармагында булмаса да, эшли. Уртанчысы медицина юлын сайлады, укый. Кечеләре мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри.

Мин сезне онколог булып эшләгәнсез дип беләм. Хәзер дә практик медицина белән шөгыльләнмисезме?

Лилия Гарәфиева. Казан

–  Хәзер инде сирәгрәк…  Күбрәк консультация рәвешендә. Катлаулы операцияләр вакытында, консилиум җыйганда минем катнашу кирәк санала. Федераль үзәк табиблары белән аралашканда, мөһим мәсьәләләр хәл иткәндә, баш табиб буларак, катнашырга тырышам.

Коронавирустан вакцина ясату мәҗбүриме?

Ләйсән

– Мәҗбүри түгел. Моны һәркем үзе уйлап эшләргә тиеш моны. Ә инде безнең теләк шул: вакцина ясатып, иммунитетны көчәйтеп, антитәнчекләр булдыру, вирус таралуын туктату. Әгәр дә популяцион иммунитет булмаса, без битлекле режимда бик озак вакыт яшәячәкбез әле. Бар кеше дә битлектән йөреп алҗыгандыр инде? Бу очракта вакцинация – дөрес юл. Һәр кешегә прививка ясатырга кирәк дип киңәш бирәбез.

РКБдагы табиб-аритмологка ничек эләгеп була? Үзебез сырхауханәдән электрон рәвештә язылмакчы булабыз, алдагы айларга буш урын юк.

Рушания. Чирмешән

– Алай язылып булмый. Чөнки аритмологка участок терапевты үз компьютеры аша яздыра. Әгәр ашыгыч аритмия (неотложная аритмия – ред.) икән, без андыйларны һичшиксез кабул итәбез. Әгәр һәр кеше үзлектән аритмологка языла башлый икән, без бер еллык чиратны бер көндә тутырып бетерәчәкбез. Республикада барлыгы 4 аритмолог бар. Алар күп очракта кирәкми дә. Аритмологка кадәр терапевт, аннан соң кардиолог, бик сирәк очракта гына аритмолог карый.

P.S. Әлеге мөрәҗәгать үз җавабын алды: укучыбыз табибка шушы көннәрдә киләчәк.


Аутоиммун авыру булганда вакцина ясатыргамы?

– Мондый очракта иммунитет какшаган була. Табиб белән киңәшләшергә кирәк. Эшләргә мөмкин очракта, файдаланып калырга була.

Улым медицина тармагы буенча белеп ала. Эшкә урнашу мәсьәләсе ничегрәк икән?

– Хәзер мөмкинлекләр күп. Медицинада укучы һәр кеше үзенә урын таба ала. Минем киңәш шул: студент үзенә ошаган, кирәк дип тапкан остаз янында булсын. Аның белән эшләү, тәҗрибә алу мөһим. Укыган вакытта шәфкать туташы булыпмы, дежурант булыпмы эшкә урнашу да зыян итми. Студент иртәрәк эшли башласа, 5–6 нчы курска җиткәндә үзенең кем буласын инде әйтә алачак. Сайлау юлы остаз белән җиңелрәк үтелә. Һөнәрне бит гомергә дип сайлыйсың. Вакансияләрне карарга, вакансияләр булган хастаханәләрне барларга кирәк. Ординатурага алар юнәлеш бирә ала. Белгеч, укып бетергәч, әзер урынга килә. Укып бетергәч кенә: «Мин 6 ел укыдым. Эш юкмы?» – дип килгән кешеләр бар. Андыйларга медицинада урын юк, чөнки инде соң. Мин 2 нче курстан хирурглар янында йөрдем. Аннары эшләдем. 4 нче курста инде кем буласымны тәгаен белә идем. Менә шушы юлны узарга кирәк.

Әнием ревматоидный артроз белән авырый. Аңа кимендә елына бер мәртәбә стационарда дәвалану үтәргә кирәк. Район хастаханәсендә урыннар җитми, ә урын булганда да андагы дәваның файдасын күргән юк. Ә РКБга юллама бирмиләр. Авыру кискенләшкән вакытта берәр ничек РКБга эләгү мөмкинме?

Т.Нәбиев. Буа районы

– Бу – авыр диагноз. Кешенең бу очракта буыннары авырта. Мондый вакытта барлык авыруларга булышырга тырышабыз. Ярдәмнең берничә этабы бар. Диагностик, стационар-дәвалау, реабилитация өлешләре. Телемедицина аша чыгып, ярдәм итә алабыз.

P.S. Сораулардан күренгәнчә, РКБ табибларына күренергә теләк белдерүчеләр бик күп. Хастаханәнең матбугат хезмәте, редакциядә «туры элемтә» вакытында мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә кереп, аларны кирәкле табибларга яздырулары турында хәбәр итте.


Татарстанда һәр 35 кешенең берсендә яман шеш авыруы табылуы хакында укыган идем. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге замана зәхмәтенә бирешмәс өчен ниләр эшләргә киңәш итәр идегез?

А.Зиннәтова. Казан  

– Тикшеренеп торырга кирәк. Шешне беренче-икенче стадияләрендә ачыклаганда, дәвалау шансы зур. Ә өченче стадиясендә ул инде таралган була. Бу очракта дәвалау бик авыр. Аның нәтиҗәсе дә вакытлыча гына була.

Табиб булырга хыялланам. Бюджет урынга эләгер өчен нишләргә?

 – Тырышып укырга. Рус теле, биология, химия – бу фәннәрнең һәркайсыннан  БДИ баллары 90нан артыграк булырга тиеш. Шушы югарылыкны аласы була инде.

 Рәхмәт сүзләре

«Ватаным Татарстан»да эшләүчеләргә күп сәлам. Газетаны бик яратып укыйбыз. Менә  РКБның баш табибы белән туры элемтә булачагын белдем дә, җае чыкканга шатланып, алдан ук рәхмәтләремне җиткереп куйыйм  дидем.

Хөрмәтле Рафаэль энем! Авыл халкын дәвалаучы хастаханәнең шундый әйбәт хәлдә икәненә бик сөенеп кайттым. Узган ел бик каты авырып киттем.  Температурам 40 градуска кадәр күтәрелде. Без шундый бит инде, бетәр-бетәр дип, гел үземчә өйдә дәваланып яткан булдым. Соңгы чиккә җиткәнмендер, күрәсең, авыл советында эшләүче Гөлназ, миңа әйтмичә генә, «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Төнлә белән килеп төштеләр дә, төяп, Казанга кадәр илтеп куйдылар. Анда бик яхшы каршы алдылар, тикшерделәр, шундук «пич»кә керттеләр. Томография дип атала бугай ул. Шөкер, коронавирус  ачыкланмады,  «кызыл зона»га кертмәделәр. Палатага салдылар. Андагы шартларның әйбәтлеген сөйләп бетерерлек түгел. Шәфкать туташлары да, табиблар да, күзгә карап, хәлне белеп кенә тордылар, дару белән генә түгел, ачык йөзләре, тәмле сүзләре белән дә дәваладылар. 10 көннән соң тагын «ашыгыч ярдәм» машинасы белән өйгә кайтарып куйдылар. Монысы инде әкият кебек булды. Шушы көнгә кадәр мондый хөрмәт күрсәткәннәренә үзем дә ышанып бетә алмыйм. Сөйләсәм, кайберәүләр ышанмый тора хәтта.

Ул вакытта каты авырудан соң башым эшләп бетермәгәндер инде. Юньләп рәхмәтемне дә әйтә алмадым кебек. Хәзер инде табибларның исемнәре дә истә түгел.  Безнең палатада гына түгел, бар җирдә дә шундый тәртип дип беләм. Шуңа күрә иң беренче чиратта сезгә, Рафаэль энем, РКБда эшләгән барлык хезмәткәрләргә ихластан рәхмәтләремне җиткерәм. Эшләгән яхшылыкларыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын. Ходай беребезне дә сәламәтлектән ташламасын.  Изгелекләр кылып, игелекләр күреп яшәргә язсын!

Хөрмәт белән Асия апагыз Галимова, 77 яшь. Яшел Үзән районы, Мамадыш-Әкил авылы

 

Бик нык баш өянәге белән интеккәннән соң районнан РКБга җибәрделәр. Берничә көн эчендә бөтен белгечләрне үтеп, төгәл диагноз һәм дәвалау курсы билгеләп кайтарды мондагы табиблар. Хәзер елдан артык тынычлап яшим. Сезгә шуның өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Зөлфия Дәүләтшина. Мамадыш

 

Әтием сездә җәй көне госпитальдә ятты. Коронавирус белән авырды. Бөтен табибларга, хезмәткәрләргә, эшне оештырган өчен шәхсән сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бик әйбәт карадылар, табиблар барысы да бик игътибарлы. Бөтен җирдә чиста, тәмле итеп ашаталар. Эшләрегез уң булсын!

Макарова. Лаеш


Фикер өстәү