Казан Россиянең тормыш сыйфаты иң яхшы булган шәһәрләре исемлегенә кергән

Казан Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергән. Нәтиҗәләрне Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институты ясаган.

Рейтингны Мәскәү җитәкли (яшәү сыйфаты индексы 85,3), икенче урында Грозный (77,2) бара, ә лидерлар арасында өченче урында –  Санкт-Петербург (74,8). Казанның (71,6) 10 нчы урында. Экспертлар Сургут һәм Тулага да шундый ук бәя биргәннәр.

Топ-5кә шулай ук Төмән (73,9), Севастополь (73,7) кергән. Алтынчы урында – Сочи (73,3), җиденчедә – Калуга (72,3). Сигезенче урынны Екатеринбург (72,2), ә тугызынчы урынны Сургут (71,6) биләгән.

Аналитиклар шәһәрләрне матди иминлек дәрәҗәсе, күчемсез милекнең уңайлылыгы, экологик мохит һәм юл хуҗалыгы торышы, бизнес алып бару шартлары, социаль һәм икътисади инновацияләрне үстерү өчен мөмкинлекләр һәм башка критерийлар буенча бәяләгәннәр.


Фикер өстәү