Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе Губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Төмән өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш сәфәрендә. Алар Татарстанның җәмәгать киңлекләрен булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар, «Казан» агросәнәгать паркында, «Химград» технополисында,  «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, шулай ук Иннополис инновацион шәһәрендә булдылар.

Очрашуда сүз төбәкара дәрәҗәдә эшлекле багланышларны үстерү юнәлешләре турында барды.

Александр Моор билгеләп үткәнчә, Татарстанның дәүләт хезмәткәрләрен укыту буенча тәҗрибәсе системалы нигезгә корылуы игътибарга лаек.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел ул ике мәртәбә Төмән өлкәсендә булган: мартта Россиядә иң эре комплекс «ЗапСибНефтехим»да (Тобол шәһәре), июньдә исә республика вәкилләре Төмән шәһәренең икътисадый   потенциалы белән танышканнар һәм Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, машина төзелеше продукциясе (йөк автомобильләре һәм махсус техника, газ-мотор ягулыгындагы автобуслар), газ тармагы өчен җайланмалар, автомобиль шиннары китереп тору буенча хезмәттәшлекне арттырырга кирәк.

Татарстан Президенты Төмән өлкәсе вәкилләренә «Заказ.РФ» федераль сәүдә мәйданчыгын сатып алулар өлкәсендә файдалану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе Губернаторына анда яшәүче татарларның телен, милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда, тулаем милләтара татулыкны ныгытуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Александра Моор шулай ук Төмән белән Казан арасында турыдан-туры һава юллары ачу перспективасы турында да сөйләштеләр.

Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор журналислар сорауларына җавап бирделәр.


Фикер өстәү