Ярдырырга ярамый җирләргә. Мәетне ярмауны тәэмин итүче «картлык яше»н кертмәкчеләр

Ярдырырга ярамый җирләргә. Бу җөмләдә өтерне кайда куярга? Гамәлдәге канун, аның артыннан табиблар да бер төсле сөйләсә, дин белгечләре үзгә фикердә. Ә өлкән яшьтәге әби-бабайлар: «Җан чыккач та тилмертәләр», – дип сыкрана. Кеше үлгәч, тизрәк җирләнергә тиеш бит югыйсә. Мәетне яру мәсьәләсендә якын арада ук ачыклык керергә мөмкин. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, кешене соңгы юлга озатканда кешелеклерәк булырга кирәк, дип белдерде. Ул, бу мәсьәләдә «картлык яше» төшенчәсе дә булырга тиеш, ди. Якыннарын югалтучыларның кайгысын кем аңлар?

Закон эшлиме?

– Сүз белән әйтеп аңлата торган хәл түгел: шушы арада гына авылыбызда 98 яшен тутыручы әбинең мәетен ярдылар, – ди Буа районының Норлат авылында яшәүче Гөлчәчәк Булатова. – Әби диспансеризация үткән. Каты авырулары ачыкланмаган, кан басымы да уртача булган. Хастаханәдә ятмаган, табибларга күренмәгән, кыскасы. Шуңа күрә үлгәч мәетне мәҗбүри ярдырганнар, диделәр. Сиксәннән узган кешеләр бернинди авыруларсыз гына яшәми, билгеле. Вакыт үткән саен машина да туза бит. Адәм баласының картлык дигән авыруы да бар. Югарыда утыручылар шул хакта бераз уйлансын иде.

Вәзгыять якын арада ук үзгәрмәгәе. Бу атнада Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов үз үлеме белән вафат булган өлкән яшьтәгеләрне ярудан баш тарту хокукына бәйле тәкъдимнәрен җиткерде. Яңалык нидән гыйбарәт? Бу хакта Айрат Фәрраховның үзеннән сорадык.

– Әлеге мәсьәләне күтәрүем очраклы гына түгел. Шушы арада халык җыеннарында катнашырга туры килде. Шунда миңа берничә кеше мәетне яруга бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, 90 яшьтән узган туганнарының мәетен мәҗбүри ярдырттырганнар. Халык арасында бу уңайдан борчу бар. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә алындым да. Тагын бер кат искәртәм: сүз криминалга, судка яки полиция вәкилләренең мәеткә бәйле сораулары булган очракларга кагылмый. Без үз үлеме белән вафат булган өлкән яшьтәгеләрне күз уңында тотабыз, – дип сөйләде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат «ВТ» хәбәрчесенә. – Якын кешеңне югалту – һәркем өчен зур кайгы. Тик кайбер очракларда мәетне тиешенчә соңгы юлга озату урынына, төрле документлар артыннан чабып йөрергә туры килә. Мәетне яру ислам динебезгә бик үк туры да килеп бетми. Әйе, моңа бәйле федераль закон бар һәм ул яхшы эшли. Әмма аны камилләштерергә кирәк. Закон нәрсә ди? Һәркемнең мәетне ярудан баш тарту хокукы бар. Бу, шул исәптән, кешеләрнең дини карашлары буенча да эшләнә. Әмма законда баш тарту ничек башкарылырга тиеш икәне төгәл билгеләнмәгән. Васыятьнамә язып калдырырга кирәкме, әллә гади хат та җитәме, аңлашылмый. Законда «шаһитлар алдында әйтеп калдырган сүзләр» кебек юллар да бар. Төрлечә фикер йөртергә урын калганлыктан, мин мондый хокукны, бәлки, Дәүләт хезмәтләре порталында аерым хезмәт итеп булдырырга кирәктер, дигән тәкъдим җиткердем. Башка юлларын эзләп карарга да мөмкин.

Айрат Фәррахов фикеренчә, үлү турында белешмә бирүче оешмаларга да вакытка бәйле чик куярга кирәк.

– Якын кешең кичтән яки төнлә үлсә, бу хакта иртән мәчеткә хәбәр итәргә кирәк. Ә син белешмә ала алмыйча аптырап йөрисең. Шуңа күрә болай да хәсрәт кергән йортта киеренкелек арта. Мондый очракларны исәпкә алып, безгә бу эш кайчан һәм күпме вакыт эчендә башкарылырга тиеш икәнен төгәл билгеләргә кирәк. Мәетне соңгы юлга озатуда кешелеклерәк булыйк. Ял көнеме ул, бәйрәмме – барысы да үз вакытында эшләнсен. Кайбер очракта, үлү турында белешмә ала алмагач, мәет белән хушлашу вакытын да билгели алмыйлар бит.

Дәүләт Думасы депутаты шуны да искәртте: аңа килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең берсендә туганнары мәетне үз хисапларына ярдырырга алып барырга мәҗбүр булулары турында әйткән.

– Болай булырга тиеш түгел. Законда тәгаен язылган: мәетне ярырга алып баруны патологоанатомик тикшерүне билгеләгән оешма үзе хәл итәргә тиеш. Автомобильне дә ул бирә. Якыннарын югалтучылар үз машиналарында бара яки башка берәүне яллый икән, аларга компенсация түләнсен. Моңа бәйле тарифларны расларга кирәк. Ничек кенә булмасын, бу эш мәетнең якыннары һәм туганнары хисабына башкарылырга тиеш түгел, – диде Айрат Фәррахов.

Тагын бер мөһим мәсьәлә «картлык яше»нә бәйле. Бүген мәетне яруда мондый чикләү юк. «Илдә фаразланган гомер озынлыгы 72–74 яшь тәшкил итә. Аны 78 яшькә кадәр күтәрү бурычы тора. Шуңа күрә хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклау максатыннан, 85 яшьлек кешене ярудан артык мәгънә юк, дип саныйм. Бу мәсьәләдә яшь чиге булырга тиеш, – диде әңгәмәдәшебез. – Әйе, белгечләр белән дә киңәшергә кирәктер. Табибларның ни өчен бу адымга баруы аңлашыла. Соңыннан аларга сорау тумасын дип, кагыйдә буларак, күптән табибларга мөрәҗәгать итмәгән, медицина картасында хроник авырулары күрсәтелмәгән кешеләрне, үлгәч диагнозларын раслату өчен, ярырга җибәрәләр. Әмма карт кешенең диагнозын раслатып тору кирәкме? Безгә һәр якны да канәгатьләндерерлек чишелеш табарга кирәк. Закон нигезендә ил гражданнарына мәетне ярудан баш тарту хокукы бирелгән. Шуңа күрә алар аннан файдалана алсын».

Айрат Фәррахов үз тәкъдимнәрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына да юллаган. «Әлегә җавап көтәм», – дип кенә чикләнде ул.

«Мине ярдырттырма…»

Сәламәтлек саклау министрлыгында газета хәбәрчесе белән дә артык сүз куертып торуны кирәк тапмадылар. Коры эчтәлекле рәсми хаттан аңлашылганча, бүген мәетне яру мәсьәләсе 2011 елның 21 ноябрендәге «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323 нче федераль канун нигезендә расланган. Анда медицина хезмәткәренең мәетне кайсы очракта ярырга җибәрергә тиешлеге, ә кайсы вакытта белешмәне ярмыйча гына бирә алуы да билгеләнгән. Шул ук канунның 67 нче маддәсендә дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, уллыка алучылар, уллыкка алынганнар, бертуган апа-сеңел, абый-энеләре, оныклары, әби-бабайлары), алар булмаса, башка туганнары, яисә законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта, яки инде мәрхүм үзе исән чакта бу хакта ихтыяр белдерсә, мәетне ярмаулары турында әйтелгән.

Түбәндәге очракларда мәетне яру мәҗбүри:

– көч куллану нәтиҗәсендә үлгән дип шикләнгәндә;

–  үлемгә китергән сәбәпне, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда;

– үлгән пациентка медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтелсә;

– дару һәм диагностика препаратларының дозасын арттыру, йә аны күтәрә алмауга шик булганда;

– үлем профилактика, диагностика, инструменталь анестезия, реанимация, дәвалау чаралары үткәрүгә, кан һәм (яки) аның компонентларын салу операциясе вакытына яки аннан соңгы чорга; йогышлы чирләр һәм аларга шиккә; тулысынча расланып бетмәгән яман шеш авыруына; экологик һәлакәт аркасында килеп чыккан авыруларга бәйле булса;

– йөкле, бала тапкан хатын-кыз яки 28 көнлек бала үлсә;

– үле бала туса;

– суд-медицина тикшерүе таләп ителсә.

«Мөселманнарның мәетне җирләүгә бәйле йола үзенчәлекләрен исәпкә алып, Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмасы җитәкчеләренә, үз вәкаләтләре кысасында, вафат булган кешенең туганнарына һәрьяклап ярдәм күрсәтү турында тәкъдимнәрен җиткерде», – диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

– Бүген авылда 90–95тән узган өлкәннәр дә бар. Алар, җаныкайларым, ФАПка кергән саен: «Мине ярдырттырма, бу синнән генә тора», – дип тилмереп күзгә карап торалар, – ди Минзәлә районының Куян авылы фельдшеры Вәзирә Гыйльмуллина. – Без генә хәл итә ала торган мәсьәлә түгел шул. Өлкән яшьтәгеләр даими диспансеризация үтсә, елга ике тапкыр хастаханәдә ятып чыкса, диспансер тикшеренүе узса, ярмаска дигән тәртип бар. Тик әби-бабайларның тиктомалдан гына өйдән чыгып китәсе килми шул. Моны үзләре генә эшли ала торган кешеләр дә түгел. Яннарында кемдер булырга тиеш. Яңалык чынга ашып, өлкәннәргә файдасы тисә, бик әйбәт булыр иде. Авыл җирендә мәетне йөртү мәсьәләсе дә четерекле.

Түбән Кама казые һәм имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, алар яңа тәкъдим уңаеннан фикерләшеп алган инде. «Бу форсаттан, март башында казыйлар җыелышы да узачак. Шунда төгәл киңәшеп, билгеле бер нәтиҗәгә килербез дип уйлыйм. Бүген мәетне яру проблемасы бар. Халык зарлана. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының да бу мәсьәләгә үз фикере бар. Пандемиядән соң, эпидемиологик вазгыятьне тикшереп, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртып торуның әһәмиятен яхшы аңлыйбыз.Пандемия куркынычын аңлап, без үз гореф-гадәтьләребезне дә сакларга тиеш», – диде ул.

Фикер

Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев:

– Ислам динендә адәм баласы искиткеч зур кыйммәткә ия булган зат. Аллаһы Тәгалә Коръәндә күп урында үз бәндәсен хөрмәтләү турында әйтә. Адәм баласы – Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп нигъмәтләр белән нигъмәтләндерелгән зат. Хайваннар кебек дүрт аякта йөрмәс, ике аякта йөрер. Бөтен хайваннар аңа хезмәт итәр. Ислам динендә хәтта адәм баласының йөзенә сугу да хәрам. Шуңа күрә динебездә бокс кебек йөзне кимсетә торган спорт төрләре тыелган. Мәетне алып чыкканда, башы белән алдан йөртәбез. Аның башы, йөзе хөрмәтлерәк. Хәдистә дә пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Үлгән кешенең сөяген сындыру исән кешенең сөяген сындыруга тиң», – ди. Исән кешегә хөрмәт булган кебек, динебез мәрхүм-мәрхүмәләргә дә тирән хөрмәт белән карый. Шуңа күрә динебез мәетне ярдыруга нык каршы.

Мәетне кимсетүгә юл куярга да ярамый, чөнки ул – безнең кадерле кешебез. Ул – кемнеңдер газиз әткәсе, әнкәсе, әбисе, туганы, ире, якын кешесе. Шул якын кешене күрә торып, әйдә, ярсыннар дип, кем генә үз кулы белән салкын пычак астына салырга риза булсын? Шөкер, мәетләрне ярдырмаган очраклар бар. Бу хакта ишеткәч, сөенәбез. Асыл сүзебез шул: мәрхүм кеше ул – Аллаһы Тәгаләдән әҗәл җитүгә ахирәткә күчкән, җыясы ризыгы, гомере беткән зат. Бу күзлектән караганда, ярмасалар бик хәерле. Без сирәк очракта гына яру мөмкин дип саныйбыз. Әмма бездә киресе эшләнә. Бу – бик кызганыч.

 

 


Фикер өстәү