Һәр эшнең дә җае бар. Парламентта алдакчылар, акча һәм сыену урыны турында сөйләштеләр

Төп башына утыртучылар, эшчеләрнең хезмәт хакы һәм яшеренү урыннарының торышы. Татарстан Дәүләт Советында ачылган язгы сессиядә халык телендә булган мәсьәләләр күтәрелде. Утырышныпарламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Дүрт сәгать дәвам иткән чараның көн тәртибендә утыздан артык сорау торса да, күбрәк гади кешегә кагылганнарына тукталдылар. Татарстан буенча эчке эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Соколов әйтүенчә, республикада үтерү, урлау һәм талау очраклары кимегән. Җинаятьләрнең кайбер төрләре буенча соңгы утыз елда иң түбән күрсәткечләргә ирешкәнбез хәтта.

– Узган ел Татарстанда үтерү очраклары – 13,4, талау максатында һөҗүм итү – 14,7, талау – 19,5, урлау очраклары 13,6 процентка азрак теркәлде, – диде ул.

Былтыр хокук саклаучылар мошенниклык һәм читтән торып банк картасыннан акча урлауга бәйле иң күп эш тикшергән. Сүз уңаеннан, мондый очраклар буенча былтыр 4 миллиард 224 миллион сумлык зыян салынган. Бу мәсьәләдә үзебезнең уяулык та җитми. Күпме генә сөйләп торсалар да, «туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте» дип алдаучылар кармагына эләгүче өлкән яшьтәгеләр кимеми. Былтыр гына да шул рәвешле 50 миллион сумлыкзыян салынган.

– Мондый җинаятьләрне ачыклау күрсәткече 90 процент тәшкил итте, – диде Алексей Соколов. – Әмма тоткарланган 159 кешенең барысы да (әаларның 144е – Татарстанда яшәүче 16–23 яшьлек кешеләр) – җинаять өчен оешкан колл-үзәк курьерлары. Алар акчаны кемнән алып каятапшырырга кирәк булуы турындагы хәбәрләрне Украинадагы затлардан алуларын белеп эш иткән.

Бу елның гыйнварында гына Аксубай көллиятендәбелем алучы дүрт студент-курьерны эләктергәннәр. Алар өч ай эчендә Зәй, Чистай, Мамадыш һәм Азнакайда яшәүче әби-бабайларның 3 миллион сум акчасын алып киткән.

Алексей Соколов мошенниклыкның яңа төре турында да кисәтте.

– Алдакчылар, кесә телефонына шалтыратып, сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамланутурында хәбәр итә. «Телефон номерын саклап калырга телисезме?» – дип сорыйлар. Ул арада бу кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»ына кереп, телефонга пароль һәм логинныалмаштыру өчен яңа код җибәрәләр. Моны аңламаган телефон хуҗасы номерны саклап калу турындагы сорауга: «Әйе», – дип җавап бирә, билгеле. Шуннан соң аңа: «Сезгә код җибәрдек, шуны әйтегез», – диләр. Нәтиҗәдә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша телефон хуҗасы исеменә зур суммада кредит рәсмиләштерәләр, – дип сөйләде ул.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының да эше җитәрлек. «Былтыр әлеге адреска – 5800гә якын, федераль Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша – 60 меңнән артык, «Халык конроле»ннән – 104 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иттек», – дип сөйләде утырышта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү юнәлешендә дә шактый эш башкарганнар.

Узган ел моңа бәйле 2818 мөрәҗәгать килде. Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларын күбрәктүләү мәсьәләләре борчый. Шулай ук, медицина ярдәме күрсәтү, хәрбиләрне эзләү яки аларны Украина хәрбиләренә алмаштыру кебек мәсьәләләр дә мөһим, – диде вәкаләтле вәкил.

Аның сүзләренә караганда, РФ Оборона министрлыгы һәм федераль омбудсмен ярдәме белән былтыр әсирлеккә эләккән сигез якташыбызны туган якка кайтарганнар. «Быел тагын биш солдат Татарстанга кайтты», – диде ул.

Хезмәт хаклары турында да сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвев әйтүенчә, быел 1 гыйнварга республика оешма-предприятиеләренең хезмәт хакы түләү буенча 89 миллион сумга якын бурычы бар. Әҗәтлеләр исемлегендә 30лап физик һәм юридик зат исәпләнә.

– Былтыр хезмәт хакы буенча бурычка бәйле 235 миллион сумнан артык акчаны түләттердек. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 42 миллион сумга күбрәк, – диде Рөстәм Галәвев.

Түләнмәгән миллионнар турында ишеткәч: «Мондый оешма-предприятие директорлары үзләренә дә айлык акча язмыймы?» – дип тә сорап куйды депутатлар. Иң элек үзен кайгыртучылар да очрый икән. Акча дигәннән, күптән түгел Казанга килгән Куркынычсыз интернет лигасы башлыгы Екатерина Мизулина безнең студентларның 2 мең сум күләмендә стипендия алуына шаккатып китте. «Стипендия ник шулай аз? Яшәү минимумы да 13 мең сум бит», – дип кызыксындылар сессиядә катнашкан КФУ проректоры Дмитрий Таюрскийдан. Баксаң, стипендияне федераль үзәк билгели икән.

Дөньядагы хәлләрне күреп торабыз, депутатлар да борчыла. Утырышта халыкның яшеренү урыннары турында сүз чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин вазгыятьне артык күпертмәскә киңәш итте. «Халыкның кәефе болай да мактанырлык түгел», – диде ул. Депутатлар арасында моңа бәйле борчылубар икән, Татарстан Министрлар Кабинеты белән берлектә эш юнәлешен билгеләргә вәгъдә иттеләр.

Дәүләт Советында бер урын да бушады. Күптән түгел Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе итеп билгеләнгән Александр Тыгинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар. Дәүләт Советы Рәисе аңа үз урынында калып торырга да киңәш итмәкче иде, тик элеккеге депутат Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Рәхмәт хаты алуга юк булды. Яңа урында да эш күп.


Фикер өстәү