Татарстанда бер хатын-кыз баласын алдына утыртып машина йөрткән

Казан автоинспекторлары видео аша кечкенә баласын алдына утыртып автомобиль йөрткән хатын-кызга тап булганнар. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Renault” рулендә Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кызның утырган булуы ачыкланган. Ул машинада барганда 1 яшьлек баласының шешәдәге суны өстенә түгүен, шул сәбәпле аны кулга алып тынычландырырга туры килүен аңлаткан.

Автоледига карата юлда хәтәр йөргән өчен, балалар кәнәфиеннән башка йөргән өчен административ материаллар тутырылган. Моннан тыш материаллар балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә тиешле чара күрүгә тапшырылган.


Фикер өстәү