Пластик шешәләрдәге суның организм өчен зыянлы булуын ачыклаганнар

Галимнәр пластик шешәдәге суда сәламәтлек өчен зыянлы нанокисәкчекләр тапканнар. Пластик нанокисәкчекләр, күзәнәкләргә һәм канга үтеп, эчке органнарны зарарларга мөмкин. Моңа кадәр галимнәр пластик шешәдәге суда аларның микъдары йөз тапкыр кимрәк дип исәпләгән. Бу хакта “РБК” “Bloomberg” мәгълүматларына таянып яза.

Американың фәнни журналында басылып чыккан тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1 литрлы шешәдәге суда 240 меңгә якын пластик кисәкчек булырга мөмкин.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, нанопластикның, бик кечкенә булуы сәбәпле, күзәнәкләргә, канга, шул исәптән соңгылык (плацента) аша бала яралгысына үтеп керергә мөмкин.

Белгечләр пластикның киң таралган җиде төрен (мәсәлән, полиэтилентерефталат, яки ПЭТ: су, шулай ук сөт ризыклары өчен шешәләр, азык-төлек савытларының күпчелеге шуннан ясала) тикшергән. Аларның әйтүенчә, кайбер кисәкчекләрнең ни-нәрсә икәнлеге ачыкланмаган Ягъни шешәле су яки ризыктагы пластик микъдары тагын да күбрәк булырга мөмкин, дигән сүз.


Фикер өстәү