Татарстанда биш катлы йортта газ шартлаган

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Казанның Максимов урамындагы биш катлы йортта газ шартлаган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Коткаручыларга гадәттән тыш хәл турында хәбәр төнлә кергән. Алар тиешле урынга килеп җиткәч, газ-һава катнашмасының шартлавын ачыклаган.

Биш катлы йортның соңгы катындагы ике бүлмәле фатирның кухня бүлмәсендә тәрәзә пәрдәсенә ут капкан. Коткаручылар килгәнче, янгынны сүндергәннәр. Янгында бүлмә ишегенә, коридор стенасына, пластик тәрәзәгә зыян килгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, шартлауның сәбәбе – газ җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу. Бәхеткә, янгында зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү