Салкыннан котылам дип, утка тотылма!

Көннәр салкынайту белән җылына башладык. Көнкүреш электр җиһазларын саклык белән кулланмасак, ут-күз чыгуы да ихтимал. Татарстанда салкыннар башлану белән берничә йорт янды инде.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  белгечләре сак булырга куша.

 Янгын чыкмасын өчен нишләргә?

– Һәр электр җиһазының үз куллану вакыты бар, уртача алганда, бу 10 елны тәшкил итә. Аннан да артык кулланмаска кирәк. Әле эшли бит дип ташламый тору, күңелсез хәлгә китерергә мөмкин.

– Җылыту приборын даими күзәтеп торырга кирәк. Аны вакытында ремонтларга,  әгәр алар сафтан чыккан булса, алыштырырга кирәк. Электр җылыткычларын төнгә кабызып калдырмагыз. Аларны әйберләр киптерү өчен файдаланмагыз.

– Беркайчан да ватык, кулдан ясалган электр җылыткычларын кабызмагыз. Бәясе арзанга кызыкмагыз.

–  Лак-буяу материаллары, эреткечләр, тиз янып китүче сыекчалар булган,  тиз янып китә торган чүп-чар булган җирдә җылыткычтан файдаланмагыз.

– Җылыткычны тәрәзә пәрдәләреннән һәм җиһазлардан читтә урнаштырыгыз.  Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартыгыз — ул да янып китәргә мөмкин.

– Электр чыбыгына авыр әйберләр, җиһазлар куймагыз, югыйсә, җылыткыч артык нык кызарга мөмкин. Электр чыбыкларын келәмнәр һәм башка өслекләр астыннан сузмагыз.

– Исерткеч эчемлекләр кулланмагыз. Фатир эчендә, аеруча урын өстендә тәмәке тартмаска кирәк;

– Балаларны өйдә ялгызын гына калдырмагыз. Аларга  һәрдаим янын хакында сөйләп торыгыз. Ут чыкса, качмаска, йорттан-фатирдан чыгып котылырга кушыгыз;

–Төзек булмаган җиһазлар кулланмагыз;

– Җиһазларны токка тотыштырып калдырмагыз;

– Газ плитәсе ачып өй җылытмагыз!

Яңа ел алдыннан күбебез чыршы киендерә, өйләрен гирлянда белән бизи. Урамнан да йортларын утлар белән матурлаучылар бар. Әмма арзанлы гирляндалар суыкка түзә алмыйча өзелеп, ярылып китеп, ут чыгара ала. Мондый очраклар да булгалады. Шуңа күрә, артык салкын көннәрдә аеруча сак булырга, электр приборларының төзеклегенә инанырга кирәк. Гирлянданың ниндие генә юк хәзер. Аның челтәргә эленеп куя торганы, пәрдә кебеге дә бар.

 Гирлянданы ничек сайларга соң? Чыршыны бизәгәндә ниләргә игътибар итәргә?

– Чыршыны җылыту батареясы янына куймагыз, тиз янып китү куркынычы булган уенчыклар белән бизәмәгез.

–  Гирлянданың янгын куркынычсызлыгы сертификаты булу шарт.

– Гирляндаларның ике төрле, өй һәм урам өчен чыгарыла. Өйнекенең чыбыгы ПВХдан ясала. Ул салкында чатный, ярылырга мөмкин. Урам гирляндалары суыкларга түзә.

– Чыршы бизәү өчен иң күбе 50 Ваттлы гирлянда алына.

–  Вилкадан иң якын лампочкага кадәр ара кимендә 1,5 метр булырга тиеш.

– Гирлянданы кибеттә барлык режимда да эшләтеп карагыз.

– Гирлянданы алып кайтуга кабызмагыз, җылынуын көтәргә кирәк.

– Өйдән чыгып киткәндә һәм төнгә гирлянданы кабызып калдырмагыз.

– Гирляндага су тияргә тиеш түгел. Үткәргечләрнең яхшылап изоляцияләнгән булуы да мөһим.

Белеп тор!

Татарстанда 25 нче декабрьдән махсус янгынга каршы режим гамәлгә керәчәк. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә пиротехника куллануга чикләүләр киләсе елның 8 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Тиешле карарга Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Документ нигезендә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда республикада 1-3 куркыныч класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгал утларыннан, хлопушкалардан тыш) куллану тыела.  Аларны сәнәгать оешмалары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта аттырырга мөмкин. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән,  күп фатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта  гына кулланырга ярый. Республикадагы һәр районның җирле үзидарә органнары 30 һәм 500 метрлы зоналарда пиротехник эшләнмәләрне куллану тыелган өстәмә объектлар исемлеген билгеләргә хокуклы. Шулай ук махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда пиротехник эшләнмәләрне рөхсәтсез куллану очраклары турында ашыгыч оператив хезмәтләргә (112, 01, 02) хәбәр итә аласыз.

Фото: infourok-vhod.ru


Фикер өстәү