Сөрем газы белән агулану сәбәпләре. Газ исе килгәндә, нишләргә?

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгынан алынган мәгълүматлар буенча, узган ел сөрем газы белән агулануның 49 очрагы теркәлгән. 103 кеше зыян күргән, шуның 53е – балалар. Җылыту сезоны башланганнан бирле 20 кеше сөрем газы белән агуланган. «Газпром трансгаз Казан» оешмасының баш инженеры Алмаз Ханнанов агулану очрагы арту сәбәбен су җылыту җиһазларын дөрес кулланмау, вентиляция һәм төтен чыгу юлларының төзек булмавы дип аңлата.

– Техник хезмәт күрсәтү һәм газ җиһазларын төзекләндерү буенча узган елның сентябреннән декабренә кадәр идарәче оешмалар белән килешү төзелде. Болай эшләп, без күңелсез очракларны булдырмый калырбыз дип өметләнәбез, – ди Алмаз Ханнанов. –Үзегез ишетеп-белеп торасыз, күпме генә сөйләнсә дә, кисәтсәк тә, газ куллануга бәйле күңелсез хәлләр артып тора. Аеруча җылылык сезоны һәм салкыннар башлангач, сөрем газы белән агулана башлыйлар. Әгәр дә абонентлар көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәгән булса, бу бәхетсезлекләр булмас та иде. Күп очракта сөрем газы белән агулану газ колонкасы урнаштырылган иске йортларда килеп чыга.

Белгеч әйтүенчә, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне елга бер тапкыр үткәрергә кирәк. Күп кенә проблемалы мәсьәләләр нәкъ менә планлы тикшерү үткәргәндә ачыклана һәм хәл ителә, ди ул.

– Техник хезмәт күрсәтү өчен йортларга һәм күп кенә фатирларга керә алмыйбыз. Йә алар анда яшәми, йә инде ишекләрен ачмыйлар. Кайбер очракта фатир хуҗасы алышына, ә безгә бу хакта хәбәр бирүче юк. Тагын шунысы бар: яңа хуҗа көнкүрештә газ куллану кагыйдәләре белән дә танышмаган булып чыга. Шуннан чамалагыз инде. Андый кешеләр газ колонкасы белән дә, су җылыту җиһазы белән дә файдалана белми. Беләм дип уйласа да, дөрес кулланмый. Вакытлыча фатирга кеше кертеп торучы хуҗалар, газ колонкасы кулланган очракта, кунакларга кагыйдәләрне искәртергә тиеш. Фатирда һава янып беткәч, җиһаз янган төтенне кире суыра. Бу инде агулануга китерә. Тәрәзәне ачып кую, урамнан һава кертү күп кенә бәхетсезлекне булдырмый калыр иде.

Алмаз Ханнанов әйтүенчә, Татарстанга кунакка килгән туристлар да сөрем газы белән агулана икән. Сәбәбе бер – җиһазларны куллана белмәү.

– Күп кенә фатирларда газ колонкасы аша су җылыталар. Тәрәзә ачмыйлар, өйдәге һаваны яндырып бетерәләр. Кеше агуланмый нишләсен инде? Тагын шунысы да бар: күпләр су җылыткычны үзләре алыштыра. Аны тоташтырганда газ белән су торбасын бутыйлар. Бу, бер яктан, бөтен йорттагы газны сүндерә, икенчедән, торбаларга су тулып, кышын шартлый. Ә бит килгән зыянны абонент түли. 2 мең сум акча түләп газ оешмасы хезмәткәрләренә алыштыртмыйлар да, аннары килгән зыян өчен әллә ничә мәртәбә күбрәк акча түлиләр, – ди белгеч. – Татарстанда яшәүче һәр абонент белән килешү төзелгән. Аларга бары тик безнең оешмага шалтыратып гариза гына калдырырга кирәк.

Күп кенә йортларда ачык котеллар куела. Ул бик агулы. Мөмкинлек булганда, аны ябыкка алыштырырга кирәк икән. Алмаз Ханнанов, фатирларга газ чыгу турында хәбәр бирә торган җиһаз куеп та гомерләрне саклап була, ди.

– Бу җиһаз автомат режимда метан һәм сөрем газы булу-булмавын контрольдә тота һәм рөхсәт ителгән чикләрдән артып киткәндә тавыш бирә һәм газ керүне туктата. Соңгы елларда әлеге система урнаштырылган биналарда күңелсез хәлләр килеп чыкмады. Теләгән кеше бу җиһазны газ хезмәткәрләре аша куйдырта ала, – ди ул.

Сөрем газы белән агулану сәбәпләре

– Төтен чыгу һәм вентиляция каналларының төзексезлеге.

– Газ җиһазлары файдаланыла торган бинага җитәрлек һава кермәү.

– Мәҗбүри суырткыч җайланмалар урнаштырып, вентиляция каналлары эшенә тыкшыну.

– Кулланучылар тарафыннан газ куллану кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозу (үз-үзенә кул салу максаты белән).

Газ чыгып ятмасын өчен нишләргә?

– Иң элек өйдән чыкканда, газны сүндерегез. Плитәсен генә түгел, газүткәргечтәге запас кранны да ябып куегыз.

– Җиһазларыгызның төзексез икәнен күрүгә үк, газчыларны чакыртыгыз.

– Газ плитәсендә ризык әзерләгәндә, аны караучысыз калдырмагыз.

Газ исе килгәндә, нишләргә?

– Электр җиһазларын кабызмагыз һәм сүндермәгез.

– Тәмәке тартмагыз.

– Тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз.

– Урамга чыгыгыз.

– 04 телефоны буенча (104 – кесә телефоныннан) газ хезмәтен чакыртыгыз. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, коткаручыларга бердәм 112 телефонына мөрәҗәгать итегез.

Ничек сакланырга?

Өйләрдә электр магнит клапаны белән ябылган газ сигнализаторлары урнаштырырга кирәк. Алар, метан һәм сөрем газы чыгуга, газ килү юлын автомат рәвештә ябып куя. Болай эшләү газ чыгуын, төтен һәм җилләтү юлындагы җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү