Газ килә, капкадан кертегез!

Республикада торак йортларга кадәр бушлай газ тоташтыру программасы (догазификация) дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әлеге программа кысасында газны йортка кадәр китерәләр, аны өй эченә кертүне һәркем үзе хәл итә. Татарстанда бу эшнең барышы турында «Газпром трансгаз Казань» оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

Бүген Татарстан халкыннан әлеге программа буенча газ кертүне сорап 17 мең гариза килгән. 16 мең кеше белән килешү төзелгән инде. 12 мең хуҗалыкка кадәр  газны китергәннәр, ә  6 мең гаилә исә аны тоташтырган да инде.

– Республикада газ кулланучылар елдан-ел арта. Яңа бистәләр төзелә, сәнәгать оешмалары ачыла. Яңа программа ярдәмендә без халыкның тормышын җиңеләйтәчәкбез, – ди Рөстәм Усманов. –  Моның өчен дәүләттән 1 млрд 12 миллион сум өстәмә акча бирелде. Без бу акчага яңа газ үткәргечләр төзибез. Яңа станцияләр сафка баса.  Зәңгәр ягулыкны капка төбенә кадәр алып килеп тоташтыру өчен шактый эш башкарырга кирәк. Кайбер бистәләргә бөтенләй газ да кермәгән була.

Йортларга бушлай газ кертү мөмкинлеге булганда, җитәкче аны тоташтырып калырга куша. Әгәр сез яшәгән җирдә газ кергән икән, аны үз йортыгызга кадәр китерүне сорап гариза яза аласыз. Йорт хуҗасы икәнлегегезне раслаучы документ, газны җылыныр һәм ризык пешерер өчен тоташтыруыгыз турында белешмә кирәк. Быелдан бу программага республиканың мәгариф һәм сәламәтлек саклау оешмалары да кушылачак. Ул капка төбенә кадәр киләчәк, бинага кадәр кертүне йә район хакимияте, йә инде оешма үзе хәл итәчәк.

Шушы көннәрдә редакциягә Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан Әнвәр абый Фәсәхов мөрәҗәгать иткән иде. Ул да өенә газ кермәүгә зарлана. Баксаң, аның инде капка төбенә зәңгәр ягулык килгәненә байтак еллар икән. Тик менә тоташтыру гына соңга калган. Андый чакта нишләргә соң?  Республика халкы газны өйгә кертү кыйммәт дип зарланса, кайберәүләр кемгә мөрәҗәгать итәсен дә белми икән әле. Әнвәр абый проблемасын хәл иттек без. Теләге булса, аңа газны хәзер үк тоташтырачаклар. Түләсен генә. Ә түләү арзан түгел. Әйтик, Казан читендәге бер бистә яки Тукай районындагы бер авылда яшәүче кешегә моның өчен кимендә 120 мең сум акча түләргә кирәк булачак. «Бу суммага газ казаны, исәпләгеч һәм башкарылган хезмәт өчен түләү керә», – ди Рөстәм Усманов.

Акчаңны түләгәч, алданасы да килми бит әле. Газ тоташтыручыларны ничек сайларга соң? Рөстәм Усманов бу сорауга да җавап бирде. Баксаң, «Газпром трансгаз Казань» оешмасы бу эшкә алынса, аларның хезмәте шактый кыйммәт килеп чыга икән. Шуңа күрә ул кече эшмәкәрләргә, шәхси оешмаларга мөрәҗәгать итәргә куша. Болай эшләгәндә, арзанракка төшәчәк. Озак еллар эшләүче тәҗрибәсе булган оешмаларның исемлеге «Газпром трансгаз Казань» оешмасы сайтында да бирелгән икән.

Очрашуда шулай ук авыл клублары һәм ФАПларны да газлаштыру турында  сүз булды. Татарстанның  сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев зәңгәр ягулык булмаган мәдәният йортлары турында үзләренә хәбәр итәргә кушты. Быелның 1 мартыннан исә нәкъ менә социаль әһәмиятле оешмаларны газлаштыру буенча дәүләт программасы эшли башлаячак. Шулай ук 1 марттан газ кертү өчен бирелә торган субсидия күләме дә артачак. Рөстәм Усманов аны 100 мең сумга җитәр дип ышандырды.

Исегезгә төшерәбез: йорт эченә газ керткәндә бирелә торган субсидияне кайбер төр категория кешеләр (Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр, I группа инвалидлар, авыр хәлдә яшәүче мохтаҗ гаиләләр) алырга хокуклы.

Очрашуда сөрем газы белән агуланучылар хакында да сүз булды. Көннәрнең салкын торуы аркасында килеп чыккан күңелсезлекләр кабатланмасын өчен, Рөстәм Усманов халыкны елга бер өйләренә килгән газчыларны  кертүләрен сорады.

– Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү аркасында гомерләр  өзелә.  Катлаулы эш тә түгел ул. Җилләтү системасы эшләмәү, фатирда яки йортта һава алмашу булмау аркасында күңелсез хәлләр килеп чыга. Безнең хезмәткәрләрнең абонентларыбызга бармый калганнары юк. Аларны кертмәүчеләр бар. Әмма без ничек тә бу проблеманы хәл итәргә тырышабыз. Идарәче оешмалар аша хуҗаларын табабыз, – ди ул. – Салкыннар безнең оешманы да читләтеп үтмәде. Казанның Константиновка бистәсендә газ җиһазы суыкларга түзмичә, эштән чыкты. Әмма без аварияне тиз хәл иттек. Җылыга ияләшкәч, салкында бер минут та торасы килми. Шуңа күрә, йортларга газ килүне хәл итеп, аны өйләрегезгә кертергә ашыгыгыз.

Йортка газ китерү өчен гариза тапшыру тәртибе

Аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да була. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк. Кертү вакытын газ оешмасы билгели. Шартлары уңай булган очракта, ул шактый тиз булырга мөмкин. Иң мөһиме – сез яшәгән җирдә газ кертү өчен мөмкинлекләр булу. Төгәлрәк мәгълүматны 8 800 201 04 04 телефоны аша белешергә мөмкин. Шулай «Газпром трансгаз Казань» оешмасына 288-26-14, 288-26-16, 288-23,11 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү