Рөстәм Усманов: «Иртән торуга, чәйнек сызгырса, димәк, без эшлибез»

Татарстанда газлаштыру программасы дәвам итә. «Газпром трансгаз Казан» оешмасы быелгы алты айда республика халкын 8,1 млрд кубометр ягулык белән тәэмин иткән. Газлаштыру эшләре ничек бара?  Газчылар экология хакында кайгыртамы? Оешма хезмәткәрләре нинди шартларда яши? Шул хакта «Газпром трансгаз Казан» оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов белән сөйләштек.

– Рөстәм Ринатович, илдә барган вазгыять оешмаларны яңа икътисади шартларда эшләргә өйрәнергә мәҗбүр итте. Бу сезнең эшчәнлеккә дә йогынты ясадымы?

–  «Газпром трансгаз Казан» оешмасына илдәге вазгыять берничек тә комачау итмәде. Бар да элеккечә калды. Быел алты айда республика халкын 8 млрд кубометр газ белән тәэмин иттек. Ел ахырына кадәр бу сан 18 млрд кубометрга җитәр, дип өметләнәбез. Татарстан, газ куллану буенча Мәскәүдән генә калышып, икенче урында бара. Тик торырга вакыт юк. Газ юлларын, челтәрләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ярты елга куелган планны арттырып үтәдек. Әлеге вакытта кышка әзерләнәбез. Газчыларның шул инде ул, башта кыш чыгуны кайгыртабыз, аннан язгы ташу өчен борчылабыз, аннан тагын җәй-көз айларында төзекләндерү эшләренә тотынабыз. Максат бер – иң элек Татарстан халкын зәңгәр ягулык белән тәэмин итү. Республикада безнең 1 миллион 600 мең кулланучыбыз бар. Алар кыенлыклар белән очрашырга тиеш түгел. Газны читкә таратуны да кайгыртабыз. Россия төбәкләре күп кенә илләр безнең зәңгәр ягулыкны көтеп тора.

–  Республикада газлаштыру программасы ничек бара? Шул хакта да сөйләп китсәгез иде.

–  Догазификация программасы нигезендә 18 мең йортка газ кертелер дип көтелә. Гаризалар күп булса, бу сан үзгәрергә дә мөмкин. Исегезгә төшерәбез: газлаштыру программасы буенча газчылар теләгән кешенең капка төбенә кадәр зәңгәр ягулык китерә. Анысы бушка була. Өенә кадәр газ үткәрер өчен акча түлисе. Быел без 4 мең кешенең йорт янына кадәр, 880 өйгә газ керттек. Кышка таба газ кертүне сораучылар артыр дип торабыз. Республикада кайбер төр категория гражданнарга (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга, инвалид баласы булган яки керемнәре кеше башына 10 меңнән 19 меңгә кадәр булган гаиләләргә) газны өенә керткән өчен дәүләт 80 мең сум күләмендә субсидия дә бирә.

Үзегез күреп торасыз, республика үсештә, сәнәгать оешмалары төзелә. Шунлыктан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә газ куллану артканнан-арта. 2030 елга без республика өчен газ җитештерү күләмен 33 млрд кубометрга җиткерергә уйлыйбыз.  Күптән түгел «Газпром»  белән Татарстан җитәкчелеге килешү төзеде. Тиздән авыллар арасында газ кертү программасы эшли башлаячак. Ул 3 елга исәпләнгән.  Бу эш «Газпром» акчасына башкарыла. Газ кертү өчен 2,03 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Без һәрвакыт газга ихтыяҗны канәгатьләндерергә әзер булырга тиеш.

–  Сер түгел, эре сәнәгать  оешмалары экологиягә дә зыян сала. Сездә хәлләр ничек? Бу ситуацияне ничек хәл итәсез?

– Безнең өчен экология мәсьәләсе – беренче урында. Башкача мөмкин дә түгел! Без табигатькә зыян салмаска тырышабыз. Салабыз икән, аны шундук яхшырту ягын карыйбыз. Үзебез яшисе җир бит. Моны оешмада эшләүчеләр дә яхшы аңлый. Чүпне хәзер аерып җыеп, утильләштерәбез. Заманча чүп савытлары куябыз, экологик акцияләрдә катнашабыз. Яшьләр өмәләрне калдырмый.  Безнең газүткәргечләребез сулыклар аша да уза. Шуны истә тотып, без килгән зыянны капларга тырышабыз. Шунлыктан елгаларга кыйммәтле балыклар алып җибәрәбез.

– Оешма хезмәткәрләре өчен нинди социаль ярдәм күрсәтелә?

– Безнең оешмада эшчеләр өчен социаль пакет каралган. Бу аеруча күпбалалы, аз керемле гаиләләргә, лаеклы ялга китүче хезмәткәрләргә, ветераннарга кагыла. Ярты ел эчендә без хезмәткәрләрнең сәламәтлеге, ялы өчен 560 миллион сум акча тотканбыз. 130 гаилә «Ана һәм бала» программасы буенча, 460 бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итеп кайтты. Пенсиягә китүче хезмәткәрләргә бер тапкыр пособие бирелә. Шул максатларда 6 айда гына да 150 миллион сум акча тотылды. Гаиләләрдә бала тугач та, акча бирелә. Бездә хәзерге көндә 500 дән артык хатын-кыз декрет ялында утыра.  Ветераннарны да онытмыйбыз. Аларга Җиңү бәйрәме саен 80 мең сум күләмендә акчалата һәм азык-төлек җыелмасы бирәбез. Эшчеләрнең торак мәсьәләсе дә кайгыртыла.  Быел «Газпром» программасы буенча 11 гаилә фатир алды. Дәүләт Торак фонды программасында да катнашабыз. Хезмәт хаклары да күтәрелде. 1 гыйнвардан ел да башкарыла торган индексацияләү нигезендә, хезмәт хакы 7,5 процентка арты, ә 1 июльдән “Газпром” ҖАҖ хезмәт хакына өстәмә 10 процент индексация ясый.

Боларның барысы да безнең хезмәткәрләргә тырышып эшләү өчен стимул бирә. Без аларның тырышлыгын күрәбез. Хезмәткәрләр оешмага бик рәхмәтле. Моны эшләре белән күрсәтәләр. Республика халкының иртән газда чәйнеге сызгыра, салкын көннәрдә җылыда утыра икән, димәк, бу – безнең хезмәт дигән сүз.

– Оешма спортка зур игътибар бирә. Спортта нинди уңышларыгыз бар?

–  Бездә эшләүчеләр спортны ярата. Әле күптән түгел спорт залын  төзекләндердек. Анда тренажёр залы да бар, волейбол да уйнап була. Безнекеләр хоккей да уйный. Бер хезмәткәребез шахмат белән мавыга. Ул Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңә. Волейбол ярышларында 2, 3 урыннар алдык. Быел беренче буласы килә. Әлегә Санкт-Петербургта узучы Спартакиадага әзерләнәбез.  Әкренләп команда җыела инде.  Безнең өчен катнашу мөһим. Спорт ярышлары кешеләрне бердәм итә. Иңне-иңгә куеп ярышкан кешеләр эштә дә бербөтен булалар. Ә бергә чакта берни комачау итми!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү