Газлаштыру: уңайлы һәм бушлай

Быел, Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә, Россиядә йортларны газлаштыру буенча зур программа эшли башлады. Аның асылы нидән гыйбарәт соң? Әгәр моңа кадәр «Газпром» теге яки бу районга, авылга магистраль газ уздырса, әлеге газ челтәренә тоташтыру йорт хуҗалары хисабына башкарылды. Моннан тыш, халыкка бихисап күп документлар да җыярга туры килә иде. Ә бу шулай ук өстәмә чыгымнар дигән сүз. Инде язганыбызча, хәзер исә һәр йортка газ җибәрүне дәүләт үз җилкәсенә ала. Әлеге зур программага да Татарстан беренчеләрдән булып кушылды.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннебаев сүзләренә караганда, 2019–2023 елларда торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать һәм башка оешмаларны газлаштыру программасы кысасында, Татарстанда 100 чакрымнан күбрәк бистәара һәм бистә эчендә 700 чакрым тирәсе газ челтәре төзеләчәк.

– Бүгенгә «Газпром трансгаз Казан» 1700 җир участогына газны бушлай сузды. Ел ахырына кадәр тагын 200 җир участогында эшләр төгәлләнәчәк. Киләсе елда 4 мең шундый кишәрлеккә газ кертеләчәк, – диде Марат Минебаев.

Шушы көннәрдә Минзәлә район үзәгендә Садак һәм Элеватор микрорайоннарындагы торак йортларга газ җибәрделәр. Алда телгә алган проект кысасында биредәге 450 йорт табигый газга тоташтырылачак.

Бу зур чарада Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минебаев, «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең «Челныгаз» идарәсе җитәкчесе Мөнәвир Галиев катнашты, дип хәбәр итә район басмасы.

Айдар Сәләхов билгеләп узганча, Садак һәм Элеватор микрорайоннары –  чагыштырмача яшь районнар. Биредә шәхси йортлар да бик күп төзелә. Җиде ел элек 260 урынга исәпләнгән «Шатлык» балалар бакчасы сафка баскан. Соңгы өч ел эчендә газ кертү буенча да күп эшләр башкарылган.

– Әлеге программа яңа төзелеп килә торган йортлар, әлеге микрорайонның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик мөһим һәм кирәкле, – дип ассызыклаган район башлыгы.

Бистә халкын депутат Әлфия Когогина да  тәбрикләгән.

– Йортларга газ килү – бик зур бәйрәм. Йортта рәхәт итеп яшәү өчен газ кирәк. Ул – җылылык, уңайлылык һәм гаиләләргә бәхет. Шуңа күрә мин минзәләлеләргә, биредә яшәүчеләргә бәхетле тормыш телим. Газлаштыру программасы бик кирәк һәм мөһим. Һәм безнең республика, гадәттәгечә, лидер: ул моңа беренчеләрдән булып керде, – дигән Әлфия Когогина.

Зөһрә Садыйкова

Фото: https://korrespondent.net/


Фикер өстәү