Президент таныды, ә фестиваль?

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең унҗиденчесен үткәреп җибәрдек. Татарстан киносы үзенең барлыгын һәм бернигә дә карамастан үсештә булуын раслаган чара булды ул. Шул ук вакытта аңлашылмаган мизгелләр дә шактый иде.  

Чын безнеңчә, милли… Киемнәрне әйтүем. Ачылыш тантанасында да, ябылышта да мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, кызыл келәмнән узган актерлар киемдә миллилеккә игътибар иткән иде. Әлеге күренеш һәм фестивальдә 14 Татарстан фильмының катнашуы зур өметләр уятты. Хәер, ул өметләр сайлап алуда катнашкан жюри әгъзаларының тулы метражлы «Исәнмесез?» фильмын карагач «ниһаять» дигән бәяләрен ишеткәннән соң ук ныгыган иде инде. Әйтик, сайлап алу комиссиясе рәисе Гөлнара Абикеева аны, диннәр һәм гаиләләр аралашуына классик үрнәк, дип бәяләде. Кино тәнкыйтьчесе Светлана Слапке исә, Татарстаннан мондый картинаны без кинофестивальнең беренче елларыннан ук көткән идек, дип әйтте.

Алдагы елларда кинофестиваль беркемгә билгеле булмаган фильмнар һәм режиссерлар белән генә эшли дигән хис туа иде. Быел Төркиядән, Япониядән, Якутиядән көчле картиналар килде. Келәмнән узган «зур» артистлардан, ябылу тантанасында Милли Шура рәисе Васил Шәйразыевның атасы исемен әйтә алмый интеккән Ольга Кабо, Төркиядән Али Бурак Җәйлан («Королек – птичка певчая» фильмында төп рольне башкарган Бурак Озчивит белән бутамаска) бар иде.

Ябылу тантанасында сүз бирелгән кунакларның берничәсе кинофестивальне Сабантуй белән чагыштырды. Сәер, әлбәттә. Ник дигәндә, без бит аны күңел ачудан бигрәк, татар киносын күтәрүче чара, дип кабул итәбез.

Кино дигәннән. Фестивальгә башланганнан бирле тамашачы татар фильмнарын карарга йөри. Ул вакытларда ук залны штурм белән алулар булганга, татар фильмнарын берничә залда күрсәтәләр иде. Быел «Исәнмесез?»гә андый игътибар нишләптер булмады. Нәтиҗәдә, соңгарак калып килгән мәдәният министры да баскычка утырып карарга мәҗбүр булды.

Шулай да, «Исәнмесез?» үз номинациясендә беренче урынны да, гран-прины да ала алмады. Аның каравы Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм идеяләре өчен» дигән махсус премиясенә лаек булды. Тамашачы мәхәббәте призы да әлеге картина командасына бирелде. Бүләкне алырга сәхнәгә күтәрелгән Илдар Ягъфәров: «Татарстан режиссерлары өчен иң әһәмиятлесе – Президентның тануы. Бу бүләк тапшырылган икән, димәк, безнең команда эшен кабул иткәннәр, таныганнар. Мин бу җиңүне Татарстанга багышлыйм һәм Татарстанның үз киносы булуын телим!» – диде.

«Исәнмесез?» картинасы Казахстан һәм Төркия фильмнарына каршы тора алмады. Аның номинациясендә иң яхшы картина булып «Туганлыкны саклаучы» (реж. – Фәрит Карахан) фильмы танылды, гран-при «18 килогерц» (Фәрхәт Шәрипов) фильмына тапшырылды.

Гран-при алган картина 1990  елларда Казахстан, мәктәп балалары, яшьләр арасында таралган наркомания чире турында. Режиссер баланың гаиләдән читләшүе проблемасын күтәрә. 18 килогерц – яшьләр генә ишетергә сәләтле булган тавыш ешлыгы. Күрәсең, режиссер йөрәк белән тыңлаганда гына проблемадан котылып була, дип әйтергә теләгәндер. Кырыс һәм көчле картина, әмма ул фестивальнең эчтәлегенә ни дәрәҗәдә туры килә – анысын белгечләр әйтер. Бу урында элеккеге кинофестивальдә Төркиядән Орнелла Мути катнашындагы фильм вакыйгасын искә төшерик. Гаиләдә хатын-кыз изелүе, хокуксызлыгы турында иде ул. Әмма татар җәмәгатьчелеге актрисаның элек порнофильмнарда төшүен казып чыгарды, шактый тавыш чыкты. Хәер, ул вакытта кино дип янган журналист Рәшит Әхмәтов, Әлмирә Әдиятуллина бар иде…

Дөрес, Татарстан киносы өчен сөенерлек вакыйгалар да булды. Әйтик, Актаныш районы Өшәр авылының соңгы кешесе – Габдулла Хәйбуллин турындагы документаль фильм үз номинациясендә җиңде. Милли фильмнар номинациясендә бездә бик талантлы яшьләр барлыгын һәм күплеген күреп сөендек. Әмма…

Без үз фильмнарыбызны күрсәтә, алар өчен көрәшә белмибез дигән тәэсир калды. Жюри составында Татарстаннан вәкил булмавы да сорау тудырды. Үзебезнең фестивальне үткәрүне мәскәүлеләр откан икән, ярар, тик нигә әле без аның эчтәлегенә тәэсир итә алмадык? Әйтик, алып баручы ни өчен тантананың яртысына кадәр генә эшли? Аның эше күп икән, нишләп ул көнне графигы буш булган актер тапмаска? Алып баручы татар исемнәрен әйтергә алдан укып әзерләнә ала торгандыр бит инде ул? Әллә бу, ярамаган сез – татарларга дигән сүз булдымы?

Кунакларны гаепләргә кирәкми, әлбәттә. Сәбәп үзебездә. Мөгаен, вазгыять кино мәсьәләләре буенча махсус комиссия оешмыйча гына үзгәрмәстер. Милли җанлы рәис җитәкләү шарты белән. Марат Әхмәтов кебек.

Сүз уңаеннан, татар фильмнарын һич югы Казанда прокатка чыгару, аңа тамашачының үз кесәсеннән сумнар белән өлеш кертүен генә булса да оештырасы иде бит инде. «Исәнмесез?»не күпме кешенең карыйсы килә әнә.

Кинофестиваль исә сүрелеп барган учакны хәтерләтте. Берничә фильмны исәпкә алмаганда, тамашачы да йөрмәде аңа. Журналистларның кызыксынуы да сүрелде. Ничә карама, шул ук проблемалар, шул ук сүз чөнки. Киләселәрендә Татарстан режиссерларының да катнашасы килмәсә?..

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү