Кемдә – сыер кайгысы, кемдә…

Кечкенә авылда яшәүнең бер минусы бар: үзеңәме, малыңамы дару кирәк булса, район үзәгенә барырга туры килә. Безнең үзебезгә, мәсәлән, даруханәнең иң якындагысы – биш чакрым ераклыктагы авылда. Дөрес, күрше авылдагы кибетнең бер почмагында ветеринария даруханәсе бар, әмма анда сиңа кирәкле бөтен дару-препаратлар да булмый. Бигрәк тә дару дигәнең песиләр-этләр өчен булса.

Шушы арада ветаптекага йомыш төште. Керсәм, миннән алда чиратта ике кеше бар. Иң алдагысы бер-бер артлы сыерының моң-зарларын әйтә тора (аягы, тоягы, җилене һ.б.), сатучы ханым, аңлата-аңлата, даруларны бирә тора.

– Сыерыбызның мөгез арасындагы йоны коелды, нәрсәдән икән ул? – дип, чираттагы соравын бирде һәм нәрсә, ничек икәнен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде сатып алучы.

– Нигә фотога гына төшереп алып килмәдегез соң? – ди сатучы.

– Анысы уйга да килмәгән шул. Ветврачны чакырган идек, лишайга охшаган да, охшамаган да диде, нәрсә дияргә дә белмәде…

– Ул дәрестә булмаган инде алайса, – диде уен-көлкеле сатучы ханым (сүз уңаеннан, бөтен кешегә ачык, бик аралашучан булып чыкты әлеге мөлаем ханым). Көлештек. Тыңлаганда гына кызык шул бу тема. Сыерсыз калуыбызга беренче тапкыр сөенеп куйдым. Барысы да баштан үткән, мөгезеннән тоягыннан чаклы авыру-проблемалары барысы таныш… Түзмәдем: «Кешедә – сыер кайгысы, миндә – песинеке, – дим, үземнән алда торучы хатын-кызга, кулымдагы дарудан бушаган коробканы күрсәтеп. – Әйтергә дә уңайсыз…»

Коробкама күз салды да ул көлеп җибәрде:

– Миндә дә шул проблема…

Сүз стерильләтмәгән ана песиләр проблемасы турында иде. Туганнарым күпме генә: «Барыбыз да операция кичердек, үзең дә… бер авыртыр да ул да тынычланыр, үзең дә», – дисәләр дә, операция ясатырга жәллим шул пескәйне.

Ниһаять, беренче ханым үзенә кирәкле даруларны алып бетергәч, миннән алдагы ханым: «Сез бер генә дару алсагыз, әйдә, алып китегез, минем сорауларым күп әле», – дигәч, коробкамны сатучыга сузам.

– Төймәлесен бирегез әле. Анысы эчертергә уңайрак.

– Сыегы да, төймәлесе дә калмады шул әле, бүген килергә тиеш, кичкә таба кереп карагыз…

Сөендем әле, бер без генә юктан бар иткән проблема артыннан йөрмибез икән, бу даруны кулланучылар күп икән, дим. Шул ук вакытта стерильләтүчеләр дә күп икән, өйгә килеп эшләүче дә бар, диделәр. Бәлки тәвәккәлләрмен дә әле дип уйлап куйдым…

Килгән килеш буш чыкмыйм инде дип, декабрьда туган песи балаларына муенчак сорадым.

– Элек декабрьда бәбиләми иде песиләр… Мартта гына шаярышалар иде, алар да бозылды, хәзер ел әйләнәсе бәбилиләр, – ди чираттагы ханым.

– Әнә шуңа күрә авылларда хәзер өй саен унар песи, – минәйтәм.

– Нәрсә дип җыясыз аларны? Тугач та, күзләре ачылганчы чиләктәге суга батырсаң ярый икән бит аларны, – дип, сүзгә кушыла бездән артта чиратын көтүче өлкән яшьтәге ир-ат.

– Үлгәч, ул песиләр өчен җавап бирәсе дә бар бит әле, – дим.

– Ни йөрәгең белән аларны үтермәк кирәк, унөчтән артмый алар, унөчкә тулгач, берәм-берәм юкка чыгып бетәләр, – ди икенчебез.

– Ачлык заман түгел бит. Песиләргә бирергә генә ризык җитәрлек, – дип, даруханәдән чыккач та, күңелемнән әлеге абый белән бәхәсләшәм.

Аннан ерак түгел бер кибеткә кереп, әлеге дә баягы песиләргә ризык, туалетларына салырга прессланган пычкы чүбе алырга булдым. Алары да кечкенә авыл кибетендә юк. Шуңа күрә барган килеш дип күбрәк алырга тырышам. Ә алар шактый бәһале (башкасын ашамый, әле аларын да талымлый өйдәге песи). Кассир кыз: «Апа, чек кирәкме?» – дип сорагач, башта кирәкми дигән идем. Аннан кире уйладым: «Бирегез әле, кайткач, песигә күрсәтәм…»

 


Фикер өстәү