Сак булыгыз: «эт туйлары» башлана

Язгы кояш нурлары, җылы һава торышы урамга кешеләрне генә түгел, этләрне дә дәшә. Хәер, монда табигать шартлары гына сәбәпче түгел. Белгечләр бу чорда сукбай этләрдән аеруча сак булырга киңәш итә. Чөнки аларда гормональ үзгәрешләр күзәтелә, шунлыктан хайваннар арасында «эт туйлары», бер-берсенә ау, куышу уеннары башлана. Хуҗасыз этләр төркемнәргә берләшеп, агрессивка әйләнә.  

Әйтик, бу көннәрдә Тукай районының Кече Шилнә авылында ике кешегә эт ташланган. Хайванның беренче корбаны хатын-кыз булса, икенчесе – кыз бала. Бәхеткә, эт корбаннарына зур зыян салырга өлгермәгән. Шулай да, әлеге авылда сукбай этләрнең күп булуын искә алсак, борчылырга җирлек бар. Узган ел әлеге авылдан хайваннарны аулауны сорап, 33 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Авыл халкы, алардан куркып, балаларын урамга да чыгармый башлаган.

– Этләрнең барысын да хуҗасыз дип әйтеп булмый. Хуҗасы була торып та, иректә йөрүчеләре күп, – диде шушы авылда яшәүче, исемен күрсәтмәүне сораган ханым. – Җаваплылык һәр кешедә булырга тиештер инде ул. Язын этләр аеруча агрессив кебек күренә миңа. Яннарына якын бармасаң да, барыбер куркыта.

Сукбай этләр проблемасы Казанның төрле бистәләрендә яшәүчеләргә дә тынгылык бирми.

– Күпме генә сөйләсәк тә, әйтсәк тә, нәтиҗәсе юк төсле, – диде Осиново бистәсендә яшәүче Галимә Ибраһимова. – Оныгым Салават Күперендәге лицейга барып укый. Этләр һөҗүм итмәсен дип, аны һәр көн мәктәптән каршы алырга барам. Ике ел элек безнең бистәдә булган вакыйгадан соң (ул чагында мәктәптән кайтучы 11 яшьлек малайга эт һөҗүм итеп, сәламәтлегенә зур зыян салган иде. – Авт.) алар бераз кимегән төсле иде, тик бераздан кабат арттылар. Этләр кеше, балалар күп була торган җирләрдә йөри. Тукталышлар, мәктәп, балалар бакчалары, кибет яннары – бөтен җирдә шулар.

Ветеринария идарәсе белгечләре әйтүенчә, тышкы билгеләре буенча гына теге яки бу этнең куркыныч тудыруын аңлау җиңел түгел.

– Шулай да урамда йөргән этләр янына якын килмәскә тырышырга кирәк. Төркем-төркем йөргән этләр үзләрен ышанычлы, өстенрәк тота, кешеләрдән курыкмый. Шуңа күрә төркемләп йөргән этләрдән сакланырга, якын килмәскә кирәк, – ди белгечләр.

Ә менә ветеринар Айрат Хөснуллин ышандыруынча, этләр кешеләргә болай гына һөҗүм итми. Хәтта язын да.

– Тамгалы сукбай этләрдә язын күзәтелә торган гормональ үзгәрешләр юк. Бу этләр территория сакламый, ана эт эзләми, үз-үзләрен һәм ана этне кешеләрдән саклау инстинкты да юк. Этләр төркеме куркыныч булып тоелса да, алай ук булмаска мөмкин. Әгәр эт ташланган икән, димәк, кешенең аңа якын баруы яки сумка, таяк белән кизәнүе, тибеп җибәрүе, кычкырган булуы бар.

Белгечләр, сукбай этләр генә түгел, хуҗасы якында булмаган хайваннар да куркыныч тудырырга мөмкин, ди.

– Бу чорда хуҗаларыннан башка гына йөргән этләр чыннан да куркыныч, – ди үзе дә эт тотучы Оксана Дмитриева. – Без бит беребез дә этне өйдә нәрсәгә өйрәтүләрен белмибез. Бәлки, ул кешеләргә ташланырга өйрәтелгәндер? Бәлки, аны кыйнап торганнардыр яки бәйдә булгандыр? Болар барысы да хайваннарны кешеләргә карата агрессив итә. Мондый этләр ялгыз гына да йөрергә, сукбай этләр төркеменә дә килеп кушылырга мөмкин. Шуңа күрә аларны теләсә кайда очратырга була. Агрессив этне исә электр шокеры яки һавага  ис тарата торган баллон сиптереп куркытырга мөмкин. Алар гадәти булмаган тавышлардан шүрли.

Сукбай этләр күргән очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Җәләлова:

– Авылларда сукбай этләр турында җирлек башлыгына әйтергә кирәк. Ул хайваннарны аулау өчен җаваплы булган оешмага шалтыратып, аларны чакырырга тиеш. Казанда исә сукбай этләрне аулау белән «Зооцентр» җәмгыяте шөгыльләнә. Сукбай этләр турындагы мөрәҗәгатьләрне Башкарма комитетта язмача яки телдән кабул итәләр. Шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системасына да язып җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, Торак-коммуналь хуҗалык комитетына (Кремль урамы, 11 нче йорт, gkh.kzn@tatar.ru) электрон вариантта яки язма рәвештә хәбәр итәргә була.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү