Яшел Үзән районының Әйшә авылында яшәүче Кәрим Идиятуллинның фермер хуҗалыгында этләр бозауларны талаган. Нәтиҗәдә 13 бозау үлгән, тагын берничәсе җәрәхәтләр алган. Без фермер белән сөйләштек һәм республикада этләр проблемасының хәл ителеше турында кызыксындык.
Этләр… 29 бозауны талаган
Кәрим Идиятуллин әйтүенчә, агрессив этләр төркеме малларга берничә тапкыр килеп һөҗүм иткән.
– Беренче тапкыр алар 25 июльдә фермага кереп, 9 бозауны ботарлады. Дүртесе үлде, өчесе бүген дә аякка баса алмый, икесе терелде. 1 августта кабат кереп, 4 бозауны ботарлап чыкканнар. Бу вакыйгалардан соң терлекләрне үзебез яшәгән ишегалдына алып кайттык. Ләкин сукбай этләрне бу гына туктатмады. Бу атнада сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә авырып яткан бозауның борынын ашап киткәннәр, – диде ул.
Фермер, этләр һөҗүме аркасында, хуҗалыкка 400 мең сумлык зыян килде, ди. Маллардан керәсе табышны да исәпләсәк, хуҗалык 10 млн сум тирәсе акчасын югалткан.
– Авылда 10–15 эт бергә йөри. Шушы көннәрдә приют хуҗалары аларны ауларга тиеш. Ләкин бу гына проблеманы хәл итми. Алар стерильләштереп, кире җибәрәчәк этләрне. Авызларын беркем дә тегеп куймый бит. Минем хуҗалыкка һөҗүм иткән этләрнең дә күпчелегенең колагында биркалары бар иде, – диде ул.
Мондый очрак 2014 елда булган икән инде. Ул чагында этләр 29 бозауны үтереп чыгып киткәннәр. Авыл халкы бер елның кышында шул сәбәпле 50гә якын тавыгын югалткан.
– Этләр бик агрессив. Берничә тапкыр балаларга да һөҗүм иттеләр. Кешеләрнең хәтта этләрдән куркып, эшкә бара алмый калган көннәре дә бар. Аларның төгәл санын белү мөмкин түгел. Һәркайсының йөзен истә калдырып булмый бит, – ди Кәрим Идиятуллин.
Сорауларга ачыклык кертергә теләп, Әйшә авыл советы башлыгы Радик Галявиев белән дә элемтәгә керергә теләгән идек, тик ни сәбәпледер, ул безнең белән аралашудан баш тартты.
Яшел Үзән районы авылларындагы этләрне аулау белән Татарстандагы иң зур приютларның берсе булып саналган «Кот и пес» оешмасы шөгыльләнә. Авылдагы этләрне дә алар ауларга тиеш. Тик, ни гаҗәп, приют җитәкчесе Альберт Галиев бозауларга этләр һөҗүм итүенә шик белдерде.
– Биркалы этләр булгач, моңа кадәр Әйшәдә аларны аулау буенча эш алып барылды. Ләкин аларның төркемләп йөрүе һәм хәтта бозауларга һөҗүм итүе турында сүз дә булмады. Хәтта ул очрактан соң да без урамда төркем-төркем булып йөргән этләрне очратмадык. Беркем дә күрмәгән. Төгәл санын һәм тышкы кыяфәтләрен дә тасвирлап бирә алмыйлар. Ә бик тиз арада этләрне гаепле итеп калдырдылар. Видеодан карагач, миндә бик зур шик туды. Экспертиза үткәрелсен иде, – диде ул.
Аның сүзләре буенча, этләр турында фермер алдан ук хәбәр итәргә тиеш булган. Тик андый чакыру кабул ителмәгән.
– Без һәр эт артыннан йөгереп йөри алмыйбыз. Кешеләр үзләре мөрәҗәгать итсен. Безнең билгеле бер суммага килешү төзелгән. Узган ел 332 этне аулап, стерильләштердек. Моның өчен безгә 166 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу – бик аз сумма. Казанга бу максатлар өчен миллионнар бүлеп бирелә. Бүген приютта 450 эт һәм 60 песи яши, – диде ул.
Альберт Галиев фикеренчә, сукбай этләрнең артуында берничә сәбәп бар. Беренчедән, кешеләр үзләре гаепле.
– Безгә бик күп кеше йорт хайваннарын урнаштыруны сорап шалтырата, ләкин барысын да кабул итү мөмкин түгел. Башка приютлар да тулган. Икенчедән, этләрне аулау елдан-ел авырлаша, чөнки алар кыргыйлана, тоттырмый. Качып котылганнарның исә кешегә ышанычы бөтенләй бетә. Өченчедән, эт тешләү очраклары һәрвакыт булды. Алар турында хәбәр генә ителмәде. Азык биреп торучы мәрхәмәтле кешеләр булганда, этләр һәрвакыт үрчеячәк. Статистика буенча, шул ук адрес буенча заявкалар кабатланыр өчен 3–4 ай җитә. Димәк, проблема шул вакытка кадәр генә хәл ителгән, – ди хәйрия фонды җитәкчесе.
Аның фикеренчә, этләр проблемасы хайваннар өчен җаваплылык алып, аларны яратырга өйрәнгән очракта гына кимеячәк.
Ихтыяҗ юк?
Этләр проблемасы кичә һәм бүген генә баш калкытмаган, билгеле. Безнең газетада гына да әлеге темага багышланган материаллар сериясе дөнья күрде. Кызганыч, сукбай этләрдән зыян күрүчеләр саны көннән-көн артса да, проблеманың тамырына балта чаба торган конкрет чаралар гына күрелми.
Хәтерләсәгез, май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушкан иде. Аерым алганда, ул вакытта сүз муниципальара приютлар төзү турында барды. Тик бу мәсьәлә буенча әллә ни эш күрсәтүчеләр юк шикелле. Һәрхәлдә, без сөйләшкән районнарның ветеринария идарәсе башлыкларының сүз сөреше әлеге дә баягы акча кытлыгына яки ихтыяҗ булмауга барып ялганды.
Мөслим районының ветеринария идарәсе башлыгы Ришат Шәяхмәтов әйтүенчә, районда сукбай этләр проблемасы юк. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, Бөгелмә шәһәрендәге «Спецгрупп+» приюты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр.
– Үзебезнең районда приют төзү турында сөйләшкән булмады. Бездә бу мәсьәләдә тыныч. Авылларда этләр артып китсә, башлыклар районга шалтыратып, приют хезмәткәрләрен чакыралар. Үзләре исә атнага ике тапкыр тикшереп чыгалар, – диде Ришат Шәяхмәтов.
Белгеч фикеренчә, этләрне аулау һәм стерильләштерү аларның санын гына киметергә ярдәм итә.
– Аларны кире җибәргәннән соң берни дә үзгәрми. Барыбер шул ук малга да, кешегә дә ташлана. Авырулар да тарата. Шуңа күрә приютларда гына асрап булмый микән соң аларны? – дип аптырый җитәкче.
Арча районы ветеринария идарәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов әйтүенчә, аларның районында бу эш тәртип белән алып барыла һәм приют төзү ихтыяҗы юк.
– Казанга якын булганлыктан, бездә андый мохтаҗлык юк. Этләрне «Зооүзәк» белгечләре аулый. Эт тешләгән очраклар да бар, ләкин күп вакыт кеше (бигрәк тә балалар) үзе гаепле. Эт корбаннары гадәттә шәһәрдән авылга кунакка кайткан балалар була. Алар хайванны уенчык дип уйлап ялгыша. Безнең районда этләр төркеме дә юк. Бу күренеш шәһәргә хас, чөнки халык анда аларны кызганып, ашатып тора. Моны эшләргә һич кенә дә кирәкми. Аннан соң кечкенә вакытта яраталар да, зурайгач, нәрсә эшләтергә белмиләр. Үземә дә андый кешеләр еш мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә эт сатып алганчы, йөз кат уйларга кирәк, – диде Руслан Фәйзрахманов.
Атарга ярамый калдырырга
Озак еллар ветеринар булып эшләгән Илдус Хатыйпов фикеренчә, аларны атмыйча торып, проблеманы хәл итеп булмый.
– Бер урынга туплау шулай ук дөрес түгел, чөнки алар яши торган җирдә паразит һәм йогышлы авырулар арта. Стерильләштереп урамга җибәрүнең дә мәгънәсе юк, чөнки этләр – төркем белән йөри торган хайваннар һәм алар лидерлык өчен көрәшәчәк. Этләр берничек тә тыныч кына йөри торган җан ияләре түгел. Бу фикер аларны яклаучыларга ошамас, билгеле. Стерильләштерелгән яки кастрация ясалган этләр, песиләрнең бөерләрендә таш барлыкка килә. Димәк, алар урамда барыбер авырый башлаячак. Шуңа күрә хайваннарны шунда ук үтерергәме, әллә урамда авырып җан тәслим кылганын көтәргәме? Мәсьәләнең әнә шул ягы да бар.
Илдус Хатыйпов эт һәм песиләрне чиплаштырырга, ягъни учетка куярга кирәк, дигән фикерен тагын бер кат әйтте.
– Халык моңа, салымнан куркып, каршы чыга. Ләкин бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде. Һәр этнең паспорты булырга тиеш. Һәм җаваплылык этенең көчеген сатып җибәргән хуҗада калырга тиеш, – ди ул.
Казан ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика буенча баш ветеринария табибы Гали Исхаков та шул ук фикердә.
– Күпләр этләргә җавапсыз карый, – ди ул. – Урамга чыгарып җибәргән яки теркәтмәгән өчен барыбер берни дә булмый, дип уйлый. Бу – бик зур җавапсызлык. Андый кешеләр өчен эт – дус түгел, ә уенчык. «Ватылса», чыгарып ташлап, яңаны алалар. Миңа калса, мондый кешеләргә закон катгый булырга тиеш: алгансың икән – теркә! Теркәмәгәнсең икән, штраф түлә. Чит илләрдә җитди токымлы эт алган кешеләргә бик күп таләпләр куялар. Алар бу адымга барганчы, мең кат уйлый. Бездә исә берни дә юк.
Сүз уңаеннан, күптән түгел Дәүләт Думасына йорт хайваннарының җавапсыз хуҗаларына штраф салу турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Ягъни закон кабул ителеп, үз көченә кергән очракта, этләрне һәм песиләрне тәрбияләмәгән, үрчүен контрольгә алмаган һәм урамга чыгарып ташлаган хуҗаларга шактый күләмдә акча түләргә туры киләчәк. Әлеге проект көз көне каралырга тиеш.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, республикада этләрне вакытлыча яшәтүче 16 приют бар. Аларның күпчелеге Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан. Шулай ук Лаеш, Биектау, Питрәч, Азнакай, Балык Бистәсе районнарында да хуҗасыз этләрне аулау белән шөгыльләнүче оешмалар эшли.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat