Алкалы сыерлар: шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә тамга сала башладылар

Ике ел элек Татарстандагы терлекләрне исәпкә ала һәм идентификацияли башладылар. Моңа кадәр эре хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең колакларына тамга салсалар, быел шәхси хуҗалыклардагы малларга чират җитте. Бу эш нәрсә өчен кирәк һәм халык нәрсәне белеп торырга тиеш? Шул хакта аңлатабыз. 

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов сүзләре буенча, терлекләрнең колакларына электрон чипларны язгы-көзге ветеринария-профилактика эшләре вакытында салачаклар. Билгеле булганча, алар 1 февральдән башланып китте.

– Терлекләрне учетка алуның төп максаты –  республикага документсыз, шикле терлекләрне керттермәү. Чөнки күрше-тирә республикада хайваннар арасында бик йогышлы, куркыныч авырулар бар. Икенчедән – һәр терлек турында мәгълүматлар базасын булдыру. Бу ветеринарларның да эшен җиңеләйтә, хуҗаларга да уңайлы булачак, – диде Илдар Нугуманов.

Аның әйтүенчә, биркалары булган терлекләрне генә сатарга һәм сатып алырга рөхсәт ителә.

– Әгәр республикага биркасыз терлек керә икән, аны карантинга ябарга һәм барлык авыруларга тикшерергә кирәк булачак. Андый сыерның сөтен сату, көтүгә чыгару тыела. Авыруларга тикшертү дә хуҗасына 4–5 мең сумга төшәчәк. Республикада ел саен мондый 30лап очрак була. Алып кергән кешегә штраф та салынырга мөмкин. Ә биркасы булганда, бу мал турында мәгълүматны системадан карап, аның авырумы-түгелме икәнлеген ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә шәхси хуҗалыклар документсыз, колагында тамгасы булмаган терлекләр сатып алуга бик сак карасыннар иде. Мал сатып алырга планлаштырганда, алдан хәбәр итәргә кирәк. Без терлек кайтарылачак  республиканы, районны тикшереп, 4–5 көн эчендә җавап бирәбез. Башкача булганда, документсыз малларны кире кайтарырга туры киләчәк. Әйтик, узган ел шундый сарыкларны Башкортстанга кире илтеп куйдыртырга туры килде, – диде Илдар Нугуманов.

«Шикләндерә…»

Барысын да үз күзләребез белән күрү өчен без Биектау районының Зур Көек авылына бардык. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Вәлиев әйтүенчә, районда 16600 мөгезле эре терлек бар. Аларның 7 меңе – сыерлар. Шәхси хуҗалыкларда 3200ләп мөгезле эре терлек булса да, туачак бозауларны да исәпкә алып, 4700 колак алкасы бирелгән.

Зур Көек авылында безне Ләйсән һәм Илнур Гайнуллиннар хуҗалыгына алып керделәр. Аларның ун мөгезле эре терлеге бар. Шуларның өчесе – сыерлар. Тәүлегенә бер сыердан 24 литр сөт тапшыралар.

– Өйдә генә торып эшләргә күнектек инде хәзер. Җәен Битаман колхозына булышырга чыгам. Эшләгән өчен ашлыкны шуннан алам. Печәнне үзебез дә әзерлибез, сатып та алабыз. Терлек асрауның табышы юк, дип әйтмәс идем. Сөтен, итен сатып, акчасы кулга керә. Менә бу тамга кую шик тудырды. Алга таба салым салмаслар микән, дигән шөбһәле уйлар да кергәли. Барысын аңлатсалар да, күңелдә ниндидер юшкын бар әле. Моның нәрсә икәнен белеп бетереп булмый бит. Тора-бара күренер инде, – дип елмайды ул.

Аның әйтүенчә, үзләре, туганнары өчен булган терлекне үз ишегалларында гына чалалар. Ә инде башка кешеләргә сатасы терлекне эшкәртү өчен чалу пунктына алып баралар.

Төп эшләр, әлбәттә, терлек абзарында барды. Мал табиблары башта терлекләрне туберкулезга тикшерде, кан алды, шуннан соң ике колагына да бертөрле булган уникаль саннар язылган биркалар кигерттеләр. Аларны махсус журналга язып алдылар, соңрак компьютерга кертеләчәк. Әлеге саннар буенча терлек турында барлык мәгълүматны белеп булачак: туу вакытын һәм урынын, хуҗасы кем булуын, яшен, җенесен, нинди анализлар алынуын, токымын, кайчан бозаулаганын, нинди авырулар белән авырганлыгын һәм башкалар. Теге яки бу терлек турында мәгълүматларны белергә теләгән хуҗа кешегә мал табибына уникаль санны әйтү дә җитә.

Авылда яшәүчеләр арасында әлеге эшләрнең ни өчен башкарылганын төгәл белеп бетермәүчеләр дә бар.

– Нигә кирәктер, әйтә алмыйм. Безгә әйттеләр, ризалаштык. Димәк, шулай кирәк, – диде безгә ун мөгезле эре терлек, ат һәм сарыклар асраучы Халисә Хәйруллина. Үзенә – 64, ире Наил абыйга 67 яшь булса да, бик яратып карыйбыз терлекләрне, диделәр.

– Биш сыерны үзем савам. Әле менә берсе авырып киткәч, чалырга туры килде. Улыбыз һәм киленебез дә булыша, әлбәттә. Ләкин үзебез бер дә авырсынмыйбыз. Саулык барында, аяклар йөреп торганда китап укып кына өйдә ятып булмый бит. Йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Балалар орышса да, бабайга бик кирәк әле. Авылда яшәп, ничек мал асрамаска мөмкин, ди ул, – диде Халисә апа.

Вилсур Алиулов, “Шәле Агро” җәмгыятенең башкарма директоры:

– Яңалык һәрвакыт куркыта, шикләндерә. Минем үземнең дә халык арасындагы “салым салмаслармы, барысы да контрольдә булачак” дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ләкин чынлыкта исәбе булганда эшләү күпкә уңайлырак. Эшне алып бару өчен без аның нәтиҗәсен белергә тиеш. Ә аның өчен теләсә нинди җитештерүдә исәпкә алу булу мөһим. Ул юк икән, ул инде сукырларча эшләү була. Әлеге система безгә һәр хайван турында мәгълүмат белергә алырга ярдәм итә. Элек фермаларда малларга үзебез генә сан куеп, буталып бетә идек. Ветеринар ниндидер процедура эшләргә килгәч, бер берничә сыерның бер сан белән билгеләнүе ачыклана иде. Ә бүген без аннан киттек. Һәр терлекнең үз исеме, саны бар, барлык мәгълүматы билгеле. Программалар ярдәмендә теләсә нинди эшне контрольдә тотып була. Һәм ул безгә яхшы табыш китерә, керемне күтәрә. Мин моны бик яхшы фикер дип саныйм. “Меркурий” системасына кушылып, продукцияне дә күзәтә алабыз. Анализ ясар өчен бик кулай.

 Идентификацияләү турында төп 5 сорауга җавап

  1. Нинди терлекләрнең колакларына тамга салачаклар?

Быел мөгезле эре терлекләр (яңа туган бозаудан башлап) исәпкә алыначак. 2023 ел ахыры – киләсе елдан – атлар, сарыклар, кәҗәләр. Киләчәктә, законга үзгәрешләр кертелгән очракта, куяннар, дуңгызлар, кош-кортлар һәм умарта оялары да идентификацияләнәчәк.

  1. Кайчанга кадәр дәвам итә?

Барлык төр терлекләр дә 2024 елның 1 мартына кадәр бердәм федераль системага кертелеп бетәчәк.

  1. Әлеге эшләр өчен халыкка акча түләргә туры киләчәкме?

Быел барлык хуҗалыкларда да бу эшләр бушлай башкарылачак. Киләсе елдан – түләүле. Терлек колагына куя торган тамганың бер комплекты 130 сумнан башлана. Моннан тыш, эшне башкарган мал табибына бер баш терлек өчен 100 сум тирәсе түләргә кирәк булачак.

  1. Терлекләрнең колакларына чип куйдыртмаган очракта нәрсә була?

Биркасыз малларны итләтә яки башлата сатарга, сөтләрен тапшырырга, көтүгә куарга ярамаячак.

  1. Хуҗалыкларның кеременә (сөт, ит саткан очракта) салым ала башламаслармы?

«Моннан куркырга кирәкми, – дип аңлатты Илдар Нугуманов. – Чөнки сөтләрен сата торган шәхси хуҗалыклар күптәннән Меркурий системасына кертелде. Шуңа күрә, ит һәм сөт сатучыларга мал башына салымнар каралмаган».

Исәпкә алу саннарда

Бүгенгә республикадагы барлык мөгезле эре терлекләрнең 75 проценты  «Хорриот» дип аталган бердәм системага кертелгән.

– 1 февральдән башлап бүгенгә кадәр шәхси хуҗалыкларда 8 меңнән артык мөгезле эре терлекне маркировкаларга өлгергәннәр.

Татарстанда 900 меңнән артык мөгезле терлек бар, аларның 200 меңнән артыграгы – шәхси хуҗалыкларда.

 Идентификацияләү өчен Татарстан бюджетыннан 58 млн сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Аларга 300 мең бирка сатып алынган. Биркалар өчен акча районнарга мөгезле эре терлек һәм шәхси хуҗалыклар санына карап бүлеп бирелгән.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 


Алкалы сыерлар: шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә тамга сала башладылар” язмасына фикерләр

  1. Мин бу турыда укыган саен, нигэ эт хэм мэчелэрне дэ шулай исэпкэ алмыйлар икэн дип уйлыйм. Бэлки кешелэр аларны телэсэ кайда ташлап калдыра алмаслар иде. Исэпкэ алсыннар, паспорт бирсеннэр, улсэ, улу турында таныклык булдырылсын. Сэер хэм гажэп хэллэр!

Фикер өстәү