Казанда танылган мәктәп директоры вафат булган

Казанның 94нче гимназиясе директоры Леонид Мурысинның гомере өзелгән. Ул әлеге коллектив белән 20 елдан артык идарә иткән. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итте.

Леонид Мурысинга 72 яшь була. Гомуми педагогик стажы 40 елдан артык. Педагог Татарстанда новатор һәм галим-практик буларак билгеле. Үлеме сәбәбе турында хәбәр ителми.

Леонид Мурысин «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Халык мәгарифе отличнигы», «Ел директоры» була. Шулай ук ул  «Татарстан Республикасы мәгарифендә лидер – 2005» бәйгесендә абсолют җиңүче.


Фикер өстәү