«Абзарда басып торган соңгы сыерны алып киткәндә, аны кочаклап еладым»

Фирдиянең безнең авылда килен икәнен, районыбызның икенче почмагындагы Көшкәтбаш кызы булуын яшь буын белми дә. Хәер, безнең өчен дә күптән үз кеше, безнеке инде ул. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, берничә ел элек авылыбызга килен булып төшкән апаларында торып, Нормадагы СПТУда (ул безгә күпкә якын) бухгалтерлыкка укыды, аны тәмамлауга, унсигез яшендә инде авылдашыбыз Наилгә кияүгә чыкты.

Билгеле, кечкенә авылда бухгалтер белгечлеге буенча эш табылмый. Хәер, ул үзе дә эш талымлап, куркып тормый. Башта бригадада төрле эшләрдә йөри, аннан икенче баласына өч ай булганда, фермага дуңгызлар карарга керә.

– Уйлап карасам, үзем дә шаккаттам, – ди ул бүген. – Каенанам Фәридә авариягә очрап, тернәкләнеп кенә килә, әле аягы гипста, ике таяк белән генә йөри, өч айлык Гөлинәмне аңа калдырып, эшкә чыктым бит. Эш арасында йөгереп кайтып имезәм… Ул елларда да фермага керәм дип торучы юк иде, даими эш урының булыр, диде өйдәгеләр. Олы кызыбыз Алинәне күрше авылдагы бакчага бирдек, аны әтисе йөртте…

Шул керүдән фермада егерме елга якын дуңгыз карый ул. Аның белән бергә эшләгәннәр ул чакта Фирдиянең бик тәвәккәл булуын, күмәк эштә дә башкаларга салынмавын, «батырып» эшләвен сокланып сөйлиләр иде. Бу тәвәккәллек тормыш иптәше Наилгә дә хас. Хуҗалыкта инженер-тәэминатчы булып эшләгән елларында Наил турында: «Барган җирдән беркайчан да буш кайтмый, нинди кытлык елларда да, ничек итсә итә, барыбер запчасть алып кайта», – дип сөйләгәннәре истә.

Өченче кызлары Зилияне алып кайткач, Вәлиевләр, тәвәккәлләп, КФХ оештыра, зур итеп абзар-кура коралар, күп терлек сатып алалар. Ит токымлы үгезләр симертү белән шөгыльләнә башлыйлар. Тик, кызганычка, алар шөгыльләнә башлагач кына, иткә бәяләр төшә, сорау кими… Зур өметләр белән тотынган эшләре уңышсызлыкка очрый… Ул елларда кичергәннәре… Башкасына түзә, әмма бурычлары өчен дип, абзарда басып торган соңгы сыерларын алып киткәндә, түзми Фирдия, сыерын кочаклап елый, алырга килүчеләрдән аны гына булса да калдыруларын ялварып сорый, тик рәхим-шәфкать кенә күренми… Бөтенесен нульдән, өр-яңадан башларга туры килә. «Ярый әле ул чакта авыл, район җитәкчеләре хәлебезгә керде», – ди алар бүген. Яшәп китәр өчен бу терәк бик вакытлы, урынлы була.

2017 елда авылыбызда дуңгыз фермасы ябылды, анда эшләүчеләрнең бик күбесе күрше Салавычка сыер саварга, терлек карарга күченде.

– Анда чыккач, моңа кадәр эшләп тилмергәнбез икән дидем, – дип искә ала Фирдия. – Дуңгыз фермасында бөтенесе кул хезмәте иде бит: көн саен капчыкларга күпме он тутырабыз, читлекләр өстеннән йөреп, чиләк белән он, балык, бәрәңге ише өстәмәләр ташыйбыз, абзар себерәсе, юасы… Салавычка чыккач, башта элекке абзарда сыер саудым. Анда саву аппаратларын алып киләсе, соңыннан юасы була иде. 2020 елдан мегафермага күчтем. Монда инде бөтенесе автоматлашкан…

Дөрес, Фирдия бик җайлы, җиңел генә дип сөйләгән мегафермага да эшләргә, сыер саварга килергә ашкынып торучы юк. «Күпләр төнге сменаны авырсына, – дип аңлата монысын Фирдия. – Бер ияләнгәч, мин кыенлыгын күрмим. Ничектер, төнлә тынычрак та эшләнә әле. Сыерларны гына шаярып тиргибез инде, бу вакытта бит акыллы сыер йокларга тиеш, ә сез 25әр литрга кадәр сөт бирәсез, дибез… »

1200 сыерны өч сменада дүртәр терлекче сава. «Сменадашларым бик әйбәт, килешеп, аңлашып эшлибез», – ди ул. Фермада эшләп кайттым дип, өйгә кайткач, ял итәргә ашыкмый Фирдия. «Яшь чакта күп бәйләдем. Аз гына буш вакыт булса, кулга бәйләү энәләре ала идем. Төпчек кызыбыз Зилиягә бер яшь тулган чакта 1300 сумга торт ясатып алдык. Шушы бәягә сатып алганчы, үзем пешереп карыйм әле дип тотынган идем… Башта туганнарга, таныш-белешләргә пешердем, хәзер инде даими клиентларым бар. Бераздан роллар белән кызыксынып киттем. Аларын интернеттан өйрәндем. Хәзер инде төрләре дә артты, сатып алучылар да… Заказлар кайчакта бик күп була, ничек тә өлгертергә тырышам. Мин аларны шулкадәр яратып эшлим, заказ булмаса, чабыш аты кебек борчыла башлыйм»,  – ди ул. «Теләгән кәсеп итәр, теләмәгән сәбәп эзләр» шушы буладыр инде…

Фирдияне якыннан белгәннәр андагы сабырлыкка да соклана. 50 яше тулмаган бу бала кичергән югалту-сынауларны санап чыгар өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әтиләренең үлемен бик тә авыр кичерә ул. Инде ул яра җөйләнә дигәндә, бер ел эчендә бертуган апасы Фәйрүзәне, әнисен, абыйсы Зөлфәтне югалта. Күп еллар начар авыру белән көрәшкән Фәйрүзәләре 50 яше тулган көнне күзләрен йомса, әнисе белән энесе, унике көн аерма белән, кинәт китеп бара. Югалтулар Наил ягында да күп була: аз гына аерма белән, әле йөгереп дөнья куар яшьтә әтисе, әнисе, 2018 елда, бөтен авылны хәсрәткә салып, 42 яшендә фаҗигале төстә энесе Айдар бакыйлыкка күчә. Ярты елдан инде Наилнең үзенә инфаркт була… Бу авырлыкларны алар бергә күтәрә, шул елларда ике кызларын укытып, кияүгә бирәләр, бүген ике онык сөяләр. «Ярый әле күп аерма белән төпчегебез Зилияне алып кайтканбыз. Шатлыгыбыз да, юанычыбыз да, булышчыбыз да ул безнең», – диләр.

Гөлсинә Хәбибуллина    


Фикер өстәү