Сәбәбе
Көн дәвамындагы киеренкелек йокларга яткач та бетмәскә мөмкин. Йоклаганда кайберәүләрнең чәйни торган мускуллары кысыла һәм шунлыктан теш шыгырдаталар. Әлеге күренеш бруксизм дип атала. Киеренкелек, стресс йоклаганда шундый чагылыш таба. Шулай ук теш казналары дөрес урнашмаган, тешләр төшкән, тешкә куела торган коронка дөрес сайланмаган очракларда, өч тармаклы нерв ялкынсынганда, неврологик, авырулар вакытында һәм борын авырулары башланганда да теш шыгырдату күзәтелергә мөмкин.
Зыяны
Шундый «бер гөнаһсыз» гадәт барлыкка килгәч, тиешле чаралар күрелмәсә, организмга зур зыян килергә мөмкин. Даими рәвештә теш шыгырдаткан кешенең казналыклары авырта, эмале кыршылу аркасында, тешләре кителә һәм авырта башлый. Бруксизм шулай ук баш өянәгенә (мигрень) дә сәбәп була ала. Теш шыгырдату сәбәпле тиешенчә тынычлап йокламау депрессия, нерв какшауга китерергә мөмкин. Бруксизм сөт тешләре төшеп, алар даими тешкә алышынган вакытта балалар арасында да еш очрый. Бала җиде яшьтән соң теш шыгырдатса, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Нишләргә?
Бу хәлдән интегүчеләргә стоматолог-ортопед яки ортодонтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бруксизмны дәвалау өчен махсус пластик каплар кияргә киңәш ителә. Аларны теш табибы белән бергә сайлау яхшы. Каплар аскы һәм өске тешләрне бер-берсенә тидерүдән һәм шыгырдатудан саклый. Әгәр бруксизм тешләргә бәйле булмаса, невролог яки психологка мөрәҗәгать итәргә туры килер.
Киңәшләр
- Бруксизмнан котылуның бердәнбер юлы – тешләрнең һәм нерв системасының сәламәтлеген күзәтеп тору. Гадәттә, ул ял итә белмәүчеләрдә күзәтелә. Эш көне ахырында һәм атнага бер тапкыр эш атнасы ахырында тиешенчә ял итү организмны киеренкелектән коткара, бу исә, үз чиратында, бруксизмнан да котылырга ярдәм итә.
- Казналыкны көн дәвамында эшкә җигегез. Гел йомшак ризыкка гына өстенлек бирмәскә кирәк. Алма, кишер кебек каты ризыклар ашау да файдага булыр.
- Ешрак елмаегыз, көлегез, яхшы эшләр башкару, шоколад ашау да аннан коткара.
- Каһвә, энергетиклар кулланудан тыелсагыз да, нәтиҗәсен күрми калмассыз.
Бабасыр гаеплеме?
Улыбыз йоклаганда теш шыгырдата, әбием әйтүенчә, моның сәбәбе – бабасыр. Бу чынлап та шулаймы?
Асия Хәбирова. Казан
Стоматолог Гөлназ Кәримова:
– Балаларда теш шыгырдатуны еш кына гельминтлар булудан дип саныйлар. Бабасыр аркасында организмда төкерек бүленеп чыгу көчәя һәм казналык кысылуга, шуңа бәйле рәвештә тыш шыгырдатуга сәбәп була. Әмма тикшеренүләр моның бары тик очраклылык кына булуын раслый. Шуңа күрә теш шыгырдату белән бабасыр арасында бернинди бәйләнеш тә юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез