«Казан шәһәре Ел укытучысы-2020» җиңүчесе билгеле

«Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясалды. «Ел укытучысы-2020» исеменә Киров районы 4нче гимназия-интернатта рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Ихсанова лаек булды.

«Фән укытучысы» номинациясендә, шулай ук, түбәндәге лауреатлар билгеләп үтелде. 15 гимназиядән математика укытучысы Регина Галиева, 78 лицейдан информатика укытучысы Ольга Сафиуллина, 39 мәктәптән инглиз теле укытучысы Вероника Заморий, КФУ каршындагы 2 нче гимназиядә рус теле укытучысы Эльмира Фатыйхова, 73 мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Сафиуллина.

91 мәктәптә инглиз теле укытучысы Мария Панфилова икенче урынны алды. 121 лицейдан инглиз теле укытучысы Эльвира Шаһиәхмәтова өченче урынга лаек.

Җиңүче Анна Ихсанованың эш стажы — биш ел. Хәзер аңа республика бәйгесендә Казан данын якларга туры киләчәк.

Быел бәйгедә укытучылар «Укытучы — предмет белгече», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе», «Тәрбия эше буенча директор урынбасары», «Педагог-психолог», «Өстәмә белем педагогы», «Ветеран-педагог», «Педагогик дебют», «Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы» номинацияләре буенча көч сынашкан.

«Татар-Информ» 

Фикер өстәү