Этләрне нишләтерләр?

Этләр проблемасы республикада елдан-ел катлаулана. Узган ел Татарстанда алардан 9960 кеше зыян күргән. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт һәм Чистай кебек шәһәрләрдә хәл аеруча катлаулы. Бу мәсьәләгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аерым игътибар бирә. Бүген районнарда вазгыять ничек? Приютлар төзү буенча сөйләшүләр башланганмы? Без шул хакта белештек.

Чистай районының ветеринария идарәсе җитәкчесе Нияз Дәүләтханов белдерүенчә, әлеге вакытта районда приют юк. Аларда сукбай этләрне Казанга алып китеп, стерильләштерәләр яки кастрация ясыйлар. Якын киләчәктә исә районда приют төзү буенча сөйләшүләр алып бара башлаганнар.

– Әлегә махсус хезмәткәрләр шалтырату белән үк килеп, этләрне алып китәләр. Бу мәсьәләдә авырлык туганы булмады. Шулай да районда приют кирәк, дигән карарга килдек, чөнки этләрдән зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр күп. Хәзер бинаның кайда урнашачагы турында фикер алышулар бара, – диде Нияз Дәүләтханов.

Башка районнар белән чагыштырганда, Апаста зыян күрүчеләр саны азрак. Монда ел башыннан 31 эт ауланган. Аларны Ульян өлкәсеннән килеп алып китәләр.

– Районда, Аллага шөкер, эт тешләп, җитди зыян күрүчеләр юк. Шулай да бөтен республикадагы кебек, бездә дә бу проблема елдан-ел көчәя, – диде Апас районы ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гибадуллин. –  Халыктан мөрәҗәгатьләр килеп тора. Район башкарма комитеты Димитровград шәһәрендәге приют белән килешү нигезендә эшли. Аларны авыл советы җитәкчеләре мөрәҗәгате буенча чакырып алалар. Стерильләштереп, колакларына тамга салып, кабат чыгаралар. Әлегә безнең районда приют булдыру турында сөйләшүләр юк. Безнең зонада Яшел Үзән шәһәрендә «Кот и пес» приюты эшли. Буа районында булдыру турында фикер алышулар башланды.

«Зоозабота» иҗтимагый оешмасы активисты Эвелина Скрипочкина фикеренчә, Татарстанда проблеманы хәл итәр өчен ел дәвамында эшләүче приютлар һәм матди-техник база булу кирәк.

– Приютлар төзү авыр һәм алай ук кыйммәтле эш түгел. Аларны һәр районда төзү ихтыяҗы юк, – дип саный ул. –  Беренче чиратта Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрен алып, башка территорияләрне шуларга беркетергә кирәк. Моның өчен башта логистиканы – юл һәм транспорт инфраструктурасын анализларга кирәк. Беренче вакытка  субподрядчы буларак иҗтимагый приютлар белән эшләргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, «Кот и пес» фондына нигез салучы Руслан Галиев сукбай хайваннарга карата иҗтимагый совет булдыру кирәклеген сорап, республика хөкүмәтенә ачык хат юллаган иде. Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерүенчә, республикада мондый совет оештыру турындагы мәсьәлә каралмаячак.

– Президент бу мәсьәләне хәл итү өчен бик җитди һәм төгәл күрсәтмәләр бирде инде. Моңа тагын ни дә булса өстәргә кирәк дип санамыйбыз, – диде җитәкче.

Урамда сукбай этне очратсаң, үзеңне ничек тотарга?

Каршыга эт килеп чыкса, башыгызны бераз читкәрәк борыгыз. Йөгереп китәргә яки каршында кул, таяк болгарга тырышмагыз. Сукбай булмаса да, хуҗасы янында булмаган эткә якын бармагыз, кагылмагыз, сыйпамагыз. Уенчыгын, ризыгын яки сөяген алу турында уйлап та карамагыз.

Әгәр эт агрессия күрсәтә башласа, шулай ук актив позага басарга мөмкин: алга таба иелергә, ышанычлы итеп кычкырырга яки аңа таш атарга җыенган төсле кыланырга.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Урамда сукбай этләр очраткан очракта, казанлылар кzn.ru порталының Интернет-кабул итүе, «Халык контроле» системасы аша хәбәр юлларга яки башкарма комитетның торак-коммуналь хуҗалык комитетына (Кремль урамы, 11, gkh.kzn@tatar.ru)  мөрәҗәгать итә ала. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр шулай ук «Ачык Казан» системасы аша да (063, 236−41−23) хәбәр сала алалар.

Районнарда яшәүчеләр исә Татарстанның дәүләт порталындагы «Ачык Татарстан» бүлеге аша  «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә ала.

Этләрне нишләтәләр?

Исегезгә төшерәбез, закон буенча, этләрне ату тыела. Аларны ауларга, стерильләштерергә, вакцина ясарга һәм 20 көннән соң колакларына махсус бирка тагып, кире үз урыннарына кайтарып куярга гына рөхсәт ителә.

Эт тешләсә нишләргә?

Кешегә котыру авыруы 75 процент очракта этләрдән йога. Шуңа күрә эт тешләгәннән соң кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка этне тасвирлап бирә алсагыз, тагын да яхшырак.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү