Газетага язылу

Иртәгәдән башланмаган тормыш

«Иртәгәдән яңа тормыш башлыйм». Бу сүзләрне еш әйтәсезме? Ә ничә мәртәбә үзегезгә иртәгәдән ябыга башларга, күбрәк укырга/эшләргә/ял итәргә сүз биргәнегез булды? Ниндидер яңа эшне иртәгә башлаудан, юк, «иртәгә башлыйм» дип әйтүдән дә җиңел нәрсә юктыр ул бу дөньяда. Бүген ничек телим, шулай яшим дә, иртәгәдән үзгәрәм, имеш. Ахыр чиктә, «иртәгә» тагын иртәгәгә кала...

Иртәгәдән башланмаган тормыш

Калган эшкә... тагын эш «ява»

«Мин хәзер бу хакта уйлый алмыйм. Мин бу хакта иртәгә уйлармын. Ахыр чиктә, иртәгәсе көн һәрвакыт бар бит!» Маргарет Митчеллның «Унесенные ветром» романындагы төп героиня Скарлетт О’Хараның сүзләре бу. Бөек классиклар сурәтләгән бу күренешнең заманча атамасы бар: эшне кичектерү – «прокрастинация», ә эшләрен иртәгәгә калдыручылар «прокрастинаторлар» дип атала.

Британия психологы Гарри Солла фикеренчә, эш безнең ялкаулыкта яки оешканлык булмауда түгел: прокрастинация – безнең хаталардан, уңышсызлыктан куркуның турыдан-туры нәтиҗәсе. Элекке уңышсызлыкларны искә алып, шундый ук эшне башлар алдыннан эч пошу, курку хисләре барлыкка килә.

Ләкин «иртәгә» дип вәгъдә ителгәннәрдән берни дә эшләнмәскә мөмкин бит. Иртәгә кичектергесез эш барлыкка килү ихтималы да бар. Аннан соң, эш артмый тора, дип кем әйтте соң әле? Озаграк уйланып утырсаң, булган өч-дүрт эшкә тагын биш, унбиш вак-төяк эш өстәлә. Калган эшкә кар түгел, эш ява башлый.

Тамырын чабабыз

Прокрастинациядән котылырга яки аннан файдаланырга була. Эшләрне кичектерүдән зыян күрмәс өчен, берничә киңәш бар.

– Мөһим эшләрне беренче чиратта эшләгез.

Еш кына без нәкъ менә аларны кичектерәбез. Тик аларны барыбер эшләргә туры киләчәк, шулай бит? Ә нигә көтәргә соң?

– Эшкә тотынганчы, бу турыда берәр кешегә әйтеп куегыз.

Җаваплылык бермә-бер артачак. Үзеңә бирелгән вәгъдәне үтәмәү күпкә җиңелрәк бит! Ә башка кеше алдында бер дә кызарасы килми...

– Зур эшне кечкенә өлешләргә бүлеп эшләгез.

Зур эшкә алыну һәрвакыт кыен. Ә вак-төяген вакытың булган саен эшләп алырга була. Берничә өлештән торган эшнең бер генә өлеше булса да башкарылса, күңел тынычлана ул.

– Интернет – теләсә кайсы эшнең дошманы...

Әгәр аны тиешенчә файдаланмасаң, билгеле. Интернетны, социаль челтәрләрне сүндереп куеп кына юк-барга игътибар юнәлтүне җиңеп булмый. Психологлар, киресенчә, телефонның тавышын сүндереп тормыйча, хатларның килгәнен ишетеп эшләргә киңәш итә. Сүндереп куйсаң, «берәр мөһим хәбәрне ишетми калмам микән инде» дигән уйлар борчый, ә барысы да күз алдында торса, эшләр дә җиңелрәк барачак, ди алар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре