Плитә өй җылыту өчен түгел

Кыш башланганнан бирле инде өченче фаҗига. Дүшәмбе көнне Казанның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә сөрем газы белән агуланган ике ир-ат гәүдәсе табылган. Аларның берсе фатирда чакта ук җан биргән булган. Икенчесенең гомере өчен табиблар көрәшә. Бу – Татарстанда кыш башланганнан бирле сөрем газы белән агулануның өченче очрагы.

Хәтерләсәгез, әле декабрь башында гына Казанның Короленко урамындагы фатирларның берсендә сөрем газы белән агулану аркасында бер ир белән хатынның гомере өзелгән иде. Берничә көн элек Бөгелмәдә дә шундый хәл булды. Ни кызганыч, кыш көне елның-елында әнә шундый фаҗигаләр күзәтелеп тора. Сөрем газы дигән мәкерле дошман корбаны булмас өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Казанның Идел буе районында газчы булып хезмәт күрсәтүче Хәниф Гарипов сөрем газы белән агулану очраклары күбрәк кешенең газга, газ җиһазларына салкын каравы аркасында килеп чыга дип саный.

– Газ җиһазларын тикшерергә кергәндә барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатабыз. Берсендә берәүләрнең газ конфоркасын ачып куеп, өй җылыткан чагына туры килдем. Болай эшләүнең куркыныч икәнен дә беләләр. «Ул арада гына зыян булмас дип уйладык», – диде хуҗа кеше. Араларында йортына газчыны бөтенләй кертмәүчеләр дә бар. Югыйсә, бу безгә түгел, аларның үзләренә кирәк, – ди тәҗрибәле газчы.

Хәниф Гарипов кыш көне төтен-җилләткеч юлларының төзеклеген даими рәвештә тикшереп, аларны чистартып торырга куша. «Алар аша һава йөрүен тикшерү өчен, рәшәткәгә кәгазь куеп карарга кирәк. Ул анда ябышырга тиеш. Бүлмәләрне, бигрәк тә аш бүлмәсен гел җилләтеп торырга да онытмасыннар иде. Газ җиһазлары урнашкан бүлмәдә йокларга ярамый. Газ җиһазларын үзлегеңнән төзәтергә, сүтәргә, ялгарга маташу да кеше гомере өчен аянычлы тәмамланырга мөмкин», – ди белгеч.

Гомуми практика табибы Фәния Ибраһимова сүзләренә караганда, сөрем газы белән агуланган кешенең башы әйләнә, күңеле болгана, коса, колагы шаулый башлый. Андый чакта кеше ярсырга, яки киресенчә, сүлпәнләнергә, йокыга талырга мөмкин. «Сөрем белән агуланган кеше колагы начар ишетү, күзе начар күрүдән дә зарланырга мөмкин. Ул йөрәк-кан тамырлары системасына да бәрә. Шуңа күрә кеше сөрем газы белән агуланудан бигрәк, йөрәге туктау яки инфаркт булудан да үлеп китә ала», – ди табиб.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: forpostsevastopol.ru

 


Фикер өстәү