Шешә төбендә – агу

Соңгы 40 елда Татарстанда токсикология тарихында метанол белән күпләп агулануның бу – беренче очрагы. Шушы көннәрдә республиканы гына түгел, бөтен илне шаулаткан вакыйга турында белгечләр әнә шулай ди. Даны еракларга таралган әлеге очрак ялган хәмер белән сату итүчеләргә сабак бирерме? Әллә алар тагын да мәкерлерәк һәм хәйләкәррәк юллар эзли башлармы? Белгечләр белән шул хакта сөйләштек.

Агулану

Билгеле булганча, Казан янындагы Салмачи бистәсендә бәйрәм иткән 13 егет һәм кыз ялган аракы белән агуланып, хастаханәгә эләкте. Зыян күрүчеләрнең икесе генә – Казаннан. Калганнары – Башкортстаннан килгән студентлар. Әлегә кадәр өч кыз реанимациядә дәвалана. Табибларга беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән 19 яшьлек кыз бөтенләй аңында түгел. Хастаханәгә килгәндә ул авырлык белән сөйләшүенә, күңеле болгануына, кулын көзән җыеруга зарланган. Кан анализлары барлык яшьләрнең дә метанол белән агулануларын күрсәткән.

Тикшерү вакытында 18–22 яшьлек егет һәм кызларның 5 литрлы савытка салынган сыекчаны шушы бистәдәге бер кешедән сатып алулары билгеле була. Моңа кадәр дә шушы ук кешедән исерткеч эчемлекләр сатып алуларын әйтәләр. Соңрак, тикшерү барышында, метанол белән агуланган яшьләрнең хәмер урынына суыкта катмый торган сыекча эчүләре ачыклана. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе хәбәрләре буенча, биш литрлы шешәне каршеринг автомобиле багажнигында алып киләләр. Багажникта шундый ук шешәдә «незамерзайка» да булган. Шешәләр әнә шул вакытта буталгандыр, дип фаразлый белгечләр. Вакыйга урынында «незамерзайка»дан бушаган шешә тапканнар, тикшеренү анда метанол эзләре булуын күрсәткән. Ә менә сатып алынган спиртта әлеге агулы матдә табылмаган.

Бәхетсезлек бәхеткә юл ачты, дигән гыйбарә бар. Дөрес, бу очракта бәхет һәм бәхетсезлек төшенчәләре бик үк туры килмәсә дә, әлеге шау-шулы вакыйга «кайнар эз»дән җинаятьчеләр койрыгын эләктерергә ярдәм иткән.  Күпләп агулану очрагыннан соң, полиция хезмәткәрләре сертификаты булмаган хәмер сатучының да, сатучылар чылбырының да эзенә төшкән. Ялган исерткеч эчемлекләр сатучы дүрт ир-ат тоткарланган.

Хәер, соңгы айларда ялган аракы эчеп күпләп агулану очраклары Россия төбәкләрендә еш ишетелә башлады. Әле октябрьдә генә Екатеринбургта метанол белән агуланып, 26 кешенең гомере өзелде. Ул вакытта ялган аракы сатуда шикләнелеп, Грузия һәм Азәрбайҗан кешеләре тоткарланды. Оренбургта да шуңа охшаш хәлләр булды. Контрафакт белән агуланган 64 кешенең 35е үлде. Әлеге фаҗигагә катышы булган тугыз кеше кулга алынды. Тикшерү эшләре әле дә дәвам итә. Тикшерүчеләр һәм оперативниклар Орск шәһәрендәге сәүдә-сатып алу базасы территориясендә 200 литрлы 11 мичкәдә спиртлы сыекча табып ала.

Шушы вакыйгалардан соң Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин баш тикшерү идарәсенә суррогат алкоголь белән агулану очракларын анализларга, ә ялган аракы эчеп агулану факты буенча кузгатылган җинаять эшләрен «тулысынча һәм һәрьяклап тикшерү өчен» Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенә тапшырырга күрсәтмә бирде.

«Тома сукыр калырга мөмкин»

Суррогат аракы белән агулану очраклары шушы берничә айда гына килеп чыккан проблема түгел, әлбәттә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен контрольдә тотуга юнәлдерелгән чараларны даими рәвештә башкара. Мәсәлән, быел ел башыннан исерткеч эчемлекләр сата торган 17 мең объект, 183 меңнән артык автотранспорт тикшерелгән. Легаль булмаган әйләнештән 197 мең литр ялган аракы һәм спиртлы эчемлекләр алынган. 92 җинаять ачыкланган.

Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясен әйләнештән алу белән шөгыльләнүче тагын бер ведомство бар. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов әйтүенчә, быелның ун аенда шундый 30 мең литрдан артык продукция, шул исәптән суррогат әйләнештән алынган.

– Бервакытта да алкоголь продукциясен шәхси куллардан алырга ярамый. Андый эчемлекләрне лицензиясе, кассасы булган сату нокталарыннан гына сорарга кирәк, – ди җитәкче.

Рәсми булмаган кайбер чыганакларга караганда, суррогат Россиядә алкоголь базарының 70 (!) процентын алып тора.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина әйтүенчә, организмга эләккән метил спирты сәламәтлеккә бик зур зыян сала. Кеше хәтта үләргә мөмкин. Исән калган очракта да, тулысынча сукыраеп, яки бөерләренә зур авырлык килеп, инвалид калуы бар. Шулай ук бик нык агуланган кешеләр инсульт та кичерергә мөмкин.

– Метанол белән агуланганда, һәр сәгать кадерле. Бәйрәм вакытында агуланган яшьләр дә хастаханәгә соңлап мөрәҗәгать иттеләр. Хәмер кулланганнан соң 7–8 сәгать вакыт узган иде инде. Шуңа авырлыклар булды. Яшьләрнең сукыр калу куркынычы зур, – ди ул.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 5–11 ноябрьдә генә дә алкоголь һәм спиртлы сыекча эчеп агулануның 13 очрагы ачыкланган. Аннан алдагы атнада шундый 6 очрак теркәлгән.

Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, ел башыннан Татарстанда метанол белән агулануның барлыгы 14 очрагы теркәлгән. Гадәттә агуланучылар урта буын – 40–56 яшьлекләр икән. Һәм күпчелек очракта ялган аракы түгел, ә суыкта катмый торган сыекча эчеп агуланалар.

Минималь хезмәт хакы – 100–120 шешә аракы       

Бу мәсьәләдә  «ЦИФРРА» федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге директоры  Вадим Дробизның фикере игътибарга лаек. Аның сүзләре буенча, 2010 елга кадәр легаль булмаган продукция легаль заводларда җитештерелеп, легаль сәүдә нокталарында сатылды. 2010 елдан башлап 2016 елга кадәр бу алкогольне легаль базардан куып чыгардылар. Һәм 2014–2015 елларда Россия кулланучылары ике социаль төркемгә – легаль булмаган, суррогат продукция һәм легаль продукция сатып алучыларга бүленде. Һәм беренче төркемгә, гадәттә күпчелек уйлавынча, торыр урыны булмаган кешеләр түгел, ә аз керемлеләр керә, дип саный ул.

– Легаль продукция кулланучылар – уртача 25 мең сум тирәсе һәм аннан артыграк хезмәт хакы алып эшләүчеләр, – диде Вадим Дробиз «ВТ» хәбәрчесенә. – Алар сыйфатлы алкогольне бары тик лицензиясе булган кибетләрдән генә сатып ала. Ә легаль булмаган продукцияне җәмәгать туклану урыннары тәкъдим итә, аларның күпчелеге легаль алкоголь исеме астында ялган хәмер сата. Чөнки анда ЕГАИС системасы эшләми, сатылган һәр шешә күзәтеп барылмый. Ә лицензиясе булган кибетләрдә һәр хәмер күзәтү астында. Анда берничек тә ялган аракы була алмый.

Белгеч әйтүенчә, легаль булмаган суррогат аракы кулланучылар – аена 12–18 мең сум акча алып эшләүче кешеләр.

– Аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр бер вакытта да 250 сумлык аракы алып эчми. Алар өчен иң кулай бәя – 100–120 сум. Моңа кадәр гел шулай булды. Моннан соң тагын 30 ел шушы хәл кабатланачак. Алар торыр урыннары булмаган кешеләр, мәңге айный алмаган исерекләр түгел. Алар – гадәти, нормаль кешеләр. Бу төркемгә керүчеләрнең якынча 20 миллионы легаль булмаган алкоголь куллана. Алар арасында бары тик 20 проценты гына – асоциаль (әхлаксыз, гамәлләре һәм үз-үзләрен тотышлары җәмгыятьтәге кагыйдәләрдән аерылып торган) кешеләр, – ди ул.

Вадим Дробиз әйтүенчә, моны массакүләм агулану очракларыннан чыгып та анализлап була.

– Казан, Екатеринбургтагы, Курган, Оренбург өлкәләрендәге, биш ел элек Иркутск өлкәсендәге вакыйгаларның барысында да нормаль, гадәти кешеләр агулануын күрдек, – ди ул. – Бу күренеш бер яки ике кеше агулану очракларына гына туры килми.

Белгеч фикеренчә, бары тик халыкның керемен арттыру һәм аз керемле кешеләргә сыйфатлы алкоголь җитештерү генә Россиядәге бер-бер артлы күзәтелә торган метанол белән агулану очракларын бетерергә ярдәм итәчәк.

– Халыкның минималь хезмәт хакы 100–120 шешәлек легаль аракыга тәңгәл булырга тиеш. Шул вакытта гына барысы да яхшы булачак. Башкача әйткәндә, әгәр кеше кулына ким дигәндә 25 мең сум акча ала икән, ул легаль булмаган продукция сатып алмаячак. Һәм бездә мондый продукция башка илләрдәге кебек күп дигәндә 10 процентны гына тәшкил итәчәк, – ди ул.

Шуңа күрә әлеге проблеманы көмешкә кайнатуны тыю, вакыт, урын, яшь чикләүләре, шешәгә яңа маркалар ябыштыру белән хәл итеп булмаячак. Чөнки бөтен легаль булмаган продукцияне җитештерү «идән астында» башкарыла, ул легаль булмаган сату нокталарында сатыла.

– Казандагы студентлар – Россиядәге сәясәтнең ачык мисалы, – дип саный ул. – Цивилизацияле илдә байлар һәм ярлылар өчен хәмер бар, ә Россиядә ул юк. Шуңа күрә Америка, Англия, Франция, Италия, Австралия, Аргентинада менә шундый үзенчәлекле сыекчалар белән агуланмыйлар. Ә Һиндстан, Африка кебек ярлы илләрдә агуланалар.

Казанда булган вакыйгадан соң Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев та илдә метил спиртын җитештерү һәм сатуны тыю инициативасы белән чыкты.

– Гражданнар сәламәтлеген саклау буенча гамәлдә булган закон нормалары берничек тә эшләми, – дип саный түрә. – 20–30 ел элеккеге кебек метил спиртын җитештереп сатуның хәзер инде ихтыяҗы юк. Аларны алыштырып була алырдай әйберләр бар. Профильле министрлыклар гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итә алмый. Теләсә нинди агу кебек, метил спирты да шундый җиңел юллар белән сатып алынырга тиеш түгел. Әлеге агу гражданнар кулына бик җиңел килеп ирешә. Аны бөтенләй җитештерми башларга кирәк. Моның авырлыгы юк.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү