Май бәйрәмнәренә «коры закон»?!

Май бәйрәмнәре халыкның кәефен кырмагае. Илнең кайбер төбәкләрендә киләсе озын ялларда хәмер сатуны гомумән тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу мәсьәләнең ни өчен нәкъ менә хәзер калкып чыгуы да аңлашыла. Татарстандагы рәсми саннарга гына ышансаң да, халык нәкъ менә апрель, май һәм июнь айларында күбрәк эчә икән. Тыяргамы, юкмы?

Илнең берничә төбәгендә Май бәйрәмнәренә «коры закон» керткәннәр. Мәсәлән, Курган өлкәсендә 1 һәм 9 Майда кибеттән алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра да сатып алып булмаячак. Халыкка ни өчен аек йөрергә туры киләчәген дә аңлатканнар. Беренчедән, бәйрәм арасында имгәнү очраклары бермә-бер артса, икенчедән, табигатькә чыгып кәеф-сафа корырга теләүчеләр санын киметмәкчеләр. Курган өлкәсендә илнең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк янгынга каршы куркынычсызлык режимы гамәлдә. Шешә күтәреп, шашлык пешерүчеләр «кызыл әтәч»нең учактан коры үләнгә сикергәнен сизми дә калырга мөмкин. Хәмерне җәмәгать туклануы урыннарында гына салып бирәчәкләр. Шунысын да әйтик: Курган өлкәсендә былтыр да Май бәйрәмнәрендә «коры закон» гамәлдә булган.

Бәйрәм арасында Екатеринбургта да алкогольле эчемлекләр сатуны туктатып торачаклар. Якутскида 1 Май бәйрәме чын хезмәт бәйрәменә әверелер, мөгаен. Чөнки бу көнне шәһәрдә хәмер, шул исәптән сыра сатылмаячак. Барнаулда исә Май бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләгәннәр. «Коры закон» керткән төбәкләр исемлеге тагын да зураерга мөмкин, ди белгечләр. Чөнки әлеге мәсьәләне һәр төбәк үзе хәл итә, ди. Үрнәк күрсәтүчеләр бар бит инде. Татарстанда яшәүчеләрне бәйрәм арасында ни көтәчәген белергә теләп, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына да шалтыраттык. Бу хакта мәгълүмат юк, диделәр.

Тыярга кирәкми эчәргә. Бу җөмләдә өтерне кая куярга икәнен халык арасында үткәрелгән сораштыру барышында да ачыклый алмаганнар. Фикерләр икегә бүленгән. Хәмер сатуны тыюга каршы булучылар: «Һәркем ничек тели, шулай ял итәргә хокуклы», – дип белдерсә, моны хуплаучылар, эчеп кырылабыз, дип чаң суга.

Соңгылары белән килешмичә дә булмый. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр республикада 5,84 мең декалитр исерткеч эчемлек сатылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 4 процентка арткан. Хәмер сатып алучылар республиканың барлык районнарында да күбрәк теркәлгән. Барыннан да бигрәк, Кайбыч районында (+24%) яшәүчеләр тырышкан. Бу урында әлеге районда «гасыр төзелеше» алып барылуын да исәпкә алырга кирәктер. Күрсәткечләр Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында да (һәркайсында +20%) сизелерлек арткан. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә былтыр 4 процентка күбрәк спиртлы эчемлек сатылган. Әлки районында хәмер сату күләме узган ел дәрәҗәсендә калса, Татарстандагы 43 район арасында бердәнбер Актанышта әлеге күрсәткеч 3 процентка кимегән.

Республикада яшәүче һәр кешегә, әби-бабайларны һәм яңа туган балаларны да кертеп, 15 литр хәмер (сыра исәпкә алынмаган) туры килә, ди белгечләр. Бу яктан иң зур күрсәткечләр Югары Осланда (22,6 литр) һәм Лаешта (19,4 литр) теркәлгән. Аксубай (7,3 литр), Чүпрәле (8,2 литр), Спас (8,6 литр) һәм Тәтеш районнарында (9,4 литр) бер кешегә иң аз күләмдә хәмер туры килгән.

– Узган ел республикада яшәүчеләр күбрәк апрель (+7%), май (+8%) һәм июнь (+10%) айларында эчкән, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең еллык коллегиясендә тармак җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин әйтүенчә, өстән кушып кына хәл ителә торган мәсьәлә түгел.

– «Коры закон» нәрсәгә китерергә мөмкин икәнне беләбез бит инде. Илдә мондый тәҗрибә булды. Эчкән кеше ничек тә җаен таба ул. Идән астыннан аккан көмешкәгә сорау артачак, шул гына. Мин мондый тыюларны хупламыйм. «Коры закон» кертергә тотынганчы, тиешле җирлек булдырырга, ягъни халыкка башка шөгыль табарга кирәк. Ни өчен хәмер эчәләр соң? Шул рәвешле көндәлек тормыштагы кыенлыклардан качып котылырга телиләр. Чәркә артыннан чәркә күтәреп, бөтенләй шешәгә чумалар. Гаиләне ничек туендырасы икән дип баш ватканчы, эчеп исерәсе җиңелрәк бит. Вазгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы – спиртлы эчемлекләр сатуны сәүдәдән чыгару. Ягъни хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел. Аерым сәүдә нокталары булдырсыннар. Ә бездә ничек? Аракы ипи белән сөт янәшәсендә сатыла. Шулай итеп, балаларга кечкенәдән үк, хәмер ул – туклану продукты, дигән фикер сеңдереп үстерәләр. Аермасы: имеш, ул өлкәннәргә генә рөхсәт ителә. Ә балаларның ничек тә тизрәк зур үсәсе килә бит. Шуңа күрә балалар арасында эчкечелек күрсәткече арта да инде. Өлкәннәр белән чагыштырганда, балалар арасында хәмергә бәйлелек тизрәк барлыкка килә. Хәмер сату яки аны тыюга керешкәнче, нишлик дип, «яшел елан»нан зыян күргән гаиләләрдән сорасыннар, – ди Рөстәм Вәлиуллин.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 609 кеше сыйфатсыз хәмер белән агуланган. Нәтиҗәдә 218 кешенең гомере өзелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 8 процентка күбрәк. Республиканың 12 районында сыйфатсыз хәмер белән агуланучылар күрсәткече республика күләмендәге уртача саннардан да зуррак.

 

Илдус Сафиуллин, икътисад белгече:

– Татарстанда хәмер сатуга чикләү кертүләренә ышанмыйм. Бүген, киресенчә, кечкенә авылларда да рәсми рәвештә исерткеч эчемлекләр сатуны җайга салу юнәлешендә эш алып барыла. Дөрес, моны көмешкә эчеп агулану очракларын киметергә тырышуга бәйләп аңлаталар. Асылда исә акча мәсьәләсе ята. Төбәк икътисады хәмер сатуга  турыдан-туры бәйле. Ә бу – кем әйтмешли, икенче мәсьәлә.

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: https://life.ru/p/1393703


Фикер өстәү