«Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтенең хисап-сайлау съезды июнь ахырында узачак

29 июньдә Казанда «Татарстан – Яңа Гасыр» («ТЯГ») Республика иҗтимагый хәрәкәтенең унынчы хисап-сайлау съезды узачак. Иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиалында узган очрашуда хәрәкәт әгъзалары уставны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карады, оештыру мәсьәләләре буенча фикерләште.

Дәүләт Советы депутаты, «ТЯГ» Республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе урынбасары Марат Галиев утырышта катнашучыларга республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вазгыять турында сөйләде.

– Санкцияләр шартларында импортны алыштыру буенча гаять зур эшләр башкарылды, – диде Марат Галиев. – Минемчә, сәнәгать предприятиеләренең, башка тармакларның бер йодрыкка тупланып эшләве нәтиҗәсендә икътисадның түбәнгә тәгәрәвенә юл куелмады, чикләүләргә бәйле кыенлыкларны җиңүгә ирешелде.

Аның әйтүенчә, расланган бер генә дәүләт программасы да туктатылмаган яисә кыскартылмаган. 13 илкүләм проектта катнашу республиканы үстерүгә өстәмә этәргеч биргән. Узган елда аларны тормышка ашыруга 43,8 миллиард сум юлланган. Шул исәптән федераль бюджет хисабына – 32,5 миллиард сум.

Утырышта шулай ук «ТЯГ» хәрәкәтенең алда торучы сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләләре дә каралды. 2024 елда – Россия Президентын, шуннан соң җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау үткәреләчәк. 2025 елда – Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын, 2026 елда – тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлау көтелә. «ТЯГ», праймериз рәвешендә, «Бердәм Россия» белән берлектә, шулай ук мөстәкыйль рәвештә, үз кандидатларын тәкъдим итү һәм күзәтүчеләр әзерләү аша, сайлау кампанияләрендә катнашып килә», – диде Марат Галиев.


Фикер өстәү