Үз өемдә – үз кием. Чит ил һәм үзебезнең брендлар турында

Кыенлыклар чыныктырды гына! Татарстанның җиңел сәнәгать тармагы вәкилләре, ягъни безгә кием тегүчеләр әнә шулай ди. Чит ил брендлары илдән бер-бер артлы чыгып киткәннән соң, кияргә рәтле күлмәк-чалбар да юк, дип хафага төшкән чаклар, мәзәк кенә булып, артта калмагае. Бушаган киштәләрне үзебезнең җитештерүчеләр тутырырга әзер. Ничек кенә әле! Ел азагына кадәр илдә үзебезнең брендлардан торган 400гә якын яңа кибет ачылыр дип фаразлана.

«Зара»ның эзе дә юк!

Кибеттән киенергә яратучылар узган ел илдән киткән чит ил брендлары арасыннан күбрәк «Зара»ның ябылуын авыр кичерде бугай. Шуңа күрә аның икенче исем астында Россиягә яңадан әйләнеп кайтуы турында хәбәрне бик сөенеп кабул иттеләр. Казанда «Зара»дан «Мааг»ка әйләнгән кибет апрель азагында ачылды. Кием-салымның сыйфаты шул ук микән дип, сәүдә үзәкләренең берсендәге кибеткә «ВТ» хәбәрчесе дә барып кайтты.

Башка кибетләр белән чагыштырганда, биредә халык күбрәк, хатын-кызлар киемнәре рәтләре арасында да, балалар киемнәре бүлегендә дә шактый кеше йөри.

– Сыйфаты элеккечәме? – дип сорыйм сатучыдан.

– Безне «Зара» белән бутамагыз, бу – бөтенләй яңа бренд. Кием-салымнар да аерыла. Без «Зара» кибетләре урынына ачылдык, шул гына. Ә менә товарларның сыйфаты аларныкыннан ким түгел. «Мааг» – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бренды. Хатын-кызлар киемнәрендә бераз синтетика бар, ә менә ирләр һәм балалар өчен күлмәк-чалбарлар яхшы киҗе-мамык тукымадан эшләнгән, – диде ул.

Билгеле булганча, «Зара», «Бершка», «Страдивариус» кебек брендлар иясе булган «Inditex» Испания компаниясе узган елның язында Россиядә үз бизнесын туктатты.

Сан

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия базарыннан киткәннән соң, «Inditex» 2 миллиард евро акчасын югалткан.

Соңрак бизнесын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең «Daher» төркеменә сатуы да билгеле булды. Шул рәвешле, «Зара» – «Мааг»ка, «Бершка» – «Экру», ә «Страдивариус» – «Вилет»ка әйләнде. Хәер, чит ил кибетләренең исемнәре үзгәрүгә ияләштек инде. Кайбер брендлар, четерекле хәлдән чыгу өчен, ел башында ук исемнәрен кыскартып, яңадан ачыла башлады. Тик бу юлы яңа кибетләрнең моңарчы гамәлдә булганнарына бернинди дә катнашы юк икән. Моны сатып алучылар да сизгән.

– Монда «Зара»ның эзе дә юк. Иске коллекцияләрне булса да сатарлар дип өметләнгән идем. Мондагы күлмәк-чалбарлар исә без моннан дистә еллар элек кигәнне хәтерләтә, – ди Казанда яшәүче Альбина Хаҗиева.

Бәяләргә килгәндә, хатын-кызлар чалбары – 4000 сум, ир-ат футболкасы – 1600 сум, малайлар ыштаны 1200 сум тора. Биркаларыннан күренгәнчә, кием-салымны Бангладеш, Пакьстан, Кытай кебек илләрдә тегәләр. Чит ил брендларына ышаныч юк, дигән уй белән кибеттән чыгып киттем.

Базарның яме качкан

Хәзер кием-салым бәясе базарда да арзан түгел. Сатучылар моны башкалар кебек үк дөньядагы вазгыять аркасында доллар кыйммәтләнү, логистика үзгәрүгә бәйләп аңлата. Башкаланың Вьетнам базарында хатын-кызларга җәйге чалбар да, ирләр футболкасы да, балалар күлмәге дә уртача 1500 сумнан башлана. Кайбер сатучылар, «синең өчен генә» дип, өйгә кайтырга автобус билетына 50 сум ташлама ясый.

– Егерме ел базарда сату иткәннән соң, узган елның җәендә заводка эшкә кердем, – ди Наҗия Газизова. – Вьетнам базарына кадәр Колхоз базарында эшләдем. Балалар өчен киемнәр, шул исәптән чит илнекеләрне дә сата идем. Билгеле хәлләр барыннан да бигрәк безнең кебек алыпсатарлар кесәсенә сукты. Товар алып кайту кыенлашты, бәяләр күтәрелде. Тик мин дә үземә зыянга эшли алмыйм бит. Озак уйлаганнан соң, былтыр сәүдәне туктатып, заводка эшкә кердем. Миңа кадәр дә, миннән соң да базардан китүчеләр булды. Беребез дә үкенмибез. Төш вакытында рәхәтләнеп бер сәгать буе иркенләп ашап-эчеп була икәнен заводка эшкә кергәч кенә белдем. Хәзер ялларда базарга килеп, калган товарларны сатып бетерәм. Әйберләрне үз бәясеннән бирәм. Мәсәлән, малайлар өчен Төркиядән кайткан спорт костюмы – 1400 сум, кызларга Кыргызстанда тегелгән күлмәк 200 сум тора.

Базарда халык кимеде, ди сатучылар. Ялларда күбрәк өлкән яшьтәгеләр, бала иярткән яшь әниләр һәм авыл кешеләре килә икән.

Безнекеләр – Нью-Йоркта

Изге урын буш тормас, диләр бит. Әйткәнемчә, бушаган киштәләрне үзебезнең җитештерүчеләр тутырырга әзер. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада 400гә якын җиңел сәнәгать предприятиесе теркәлгән. Ел дәвамында алар 8 миллиард сумлык продукция җитештергән. Шул исәптән 4 миллиард сумлык кием-салым, 1 миллиард сумлык күн һәм күннән әйберләр эшләп чыгарганнар. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанның җиңел сәнәгать тармагы 5 процентка үскән. Бездә өлкәннәр һәм балалар киемнәре, махсус кием, мәктәп формасы, бер тапкыр кия торган медицина киемнәре, оек-оекбаш җитештерелә. Кыскасы, саннар кечкенә түгел.

– Кыенлыклар чыныктырды гына, – ди «ENNSTORE» кием бренды хуҗасы Светлана Зәйнетдинова. – 2018 елда эшне нәни кызчыклар өчен күлмәкләр тегүдән башлаган идек. Акрынлап малайлар өчен дә киемнәр җитештерә башладык. 2020 елгы пандемия чорында өлкәннәр коллекциясен чыгардык. Аңа шул дәрәҗәдә сорау зур булыр дип күз алдына да китермәгән идек. 2021 елда безгә Нью-Йоркта мода атналыгында катнашу бәхете тәтеде хәтта. 2022 ел да бик катлаулы булды. Пандемиядән соң җиңел сулап куярга да өлгермәдек, яңа сынау: сату ике мәртәбә диярлек кимеде. Ваклап сатуны арттырдык. Казаннан тыш, Мәскәү, Екатеринбург, Нью-Йоркта үз кибетләрбез бар. Былтыр онлайн кибетләребез дә эшли башлады.

Ничек кенә булмасын, ертык киемнән йөрмәячәкбез, дип ышандыра белгечләр. Ел азагына кадәр үк илдә үзебезнең брендлардан торган 400гә якын яңа кибет ачылыр дип көтелә. Сүз, беренче чиратта, сәүдә үзәкләре турында барачак, ди. Бу җәһәттән әле шушы арада гына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чараларның берсендә республика эшмәкәрләре зур кибетләрдә үзебезнең җитештерүчеләр өчен кеше күбрәк йөри торган сәүдә урыннарын саклап тоту үтенече белән чыкты. Рәис ярдәм итәргә сүз бирде. Хәер, җиңел сәнәгать тармагы предприятиеләре белән ел дәвамында элемтәдә торалар. «Аларга импортны алмаштыру, чимал кайтару юлларын җайга салу кебек мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, узган ел республиканың әйдәп баручы җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Үзбәкстанга барды. Нәтиҗәдә ике арада трикотаж тукыма, мамык җеп кайтаруга бәйле килешүләр төзелде»,  – диделәр Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Фикер

Сәфинә Сөләйманова, «IDA PROSPORT» компаниясен оештыручы:

– Чит ил компанияләренең китүе безгә уңай тәэсир итте, чөнки ихтыяҗ артты. Икенче яктан, таләпләр дә зуррак. Без хәзер чит илдәге көндәшләребезгә тиң булырлык кием-салым җитештерергә тырышабыз. Чит ил брендларының китүе безнең өчен үсеш ноктасына әверелде. Дөрес, чимал сатып алуга бәйле кайбер кыенлыклар туды. Мәсәлән, спорт курткалары өчен тукыманы Италия һәм Испаниядән сатып ала идек. Ахыр чиктә аларны Төркия һәм Кытай фабрикаларында җитештерелгәннәренә алмаштырдык. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Үзбәкстанга барып кайттык. Үзебезгә яңа тәэмин итүчеләр таптык. Шуны әйтәсем килә: Үзбәкстанда да сыйфатлы чимал җитештерергә өйрәнгәннәр. Аннан лайкра кушылган мамык тукыма сатып алабыз. Шул рәвешле ипмортны алмаштыруга күчтек. Без шул ук киемнәрне тегәбез, әмма хәзер аларның сыйфаты яхшырды. Баштарак спорт һәм өс киемнәре тегүчеләр буларак танылсак (мәсәлән, «Ак барс» хоккей командасы өчен киемнәр тегәбез), хәзер кием-салымга ихтыяҗ зур булуын күреп, товар төрләрен арттырдык. Яшьләр таләпләренә туры китереп, спорт костюмнары, озын футболка, кепкалар тегәбез. Россия хоккей клублары белән хезмәттәшлек итәбез. Быел Казанда үзебезнең фирма кибетен дә ачарга җыенабыз.

 

Айгөл Камилова, «SULTAN» бренды хуҗасы:

– Ун елга якын авторлык эшләнмәләре белән сату итәбез. Милли бизәкләргә зур урын бирелә. Бу – бик күп вакыт таләп итә торган хезмәт. Бизәкне уйлап тапканчы, аны тукымага төшергәнче шактый вакыт уза. Орнаментларны үзебез уйлап табабыз. Бу эштә каенанам ярдәм итә, ул – дизайнер. Хатын-кызлар өчен милли бизәкле сумкалар, аяк киемнәре, билбауларга сорау зур. Тик сатып алучыларыбыз – күбрәк илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил халкы. Минем уйлавымча, бездә яшьләр күбрәк Көнбатыш модасы белән кызыксына. Алар һаман да шул «Зара»ларга тартыла. Ә үзебезнең брендларга, бигрәк тә, милли киемнәргә өстенлек бирергә ашыкмыйлар. Бәяләргә килгәндә, миллилек кыйммәт тормый дип саныйм. Мәсәлән, безнең бизәкле билбау 4000 сум тора. Бу – тиңе булмаган, кабатланмас эшләнмә. Иртәме-соңмы миллилек тә модага керәчәк дип өметләнәбез.

 

Белгеч сүзе

Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:

– Чит ил брендларының чыгып китүе безгә нинди зыян китерәчәк? Бернинди дә. Минемчә, бу күбрәк халыкны котырту өчен эшләнде. Тик теләгәннәренә ирешә алмадылар. Китсеннәр! Безнең үзебезнең җитештерүчеләр дә җитәрлек. Аларга чынбарлыкка яраклашу өчен вакыт кына кирәк. Кичә илдән чыгып киткән кибетләрнең иртәгә, кире кайтырга сорап, ишек шакулары да бар. Чөнки бизнесны алып бару өчен даими акча әйләнеше кирәк. Тик аларның безгә кирәге калырмы, монысы инде – икенче мәсьәлә.

 

Эльвира Вәлиева

 


Фикер өстәү