Рөстәм Миңнеханов «ВТ» газетасының баш мөхәррир урынбасарын медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризвановны  «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның 100 еллыгы» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Шул хактагы указ республика Рәисе порталында урнаштырылды.

«Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур  өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнә», —  диелгән документта.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!


Фикер өстәү