Авылларда хәмер сату кибетләрен арттыру эчкечеләр санын арттырмасмы?

Соңгы елларда авылларда эчкечеләр саны кимегән. Халык белән сөйләшкәч, әнә шундый фикергә килдек. Тик авылларда хәмер сату кибетләрен арттыргач, бу проблема кабат баш калкытмасмы? 

«Дуңгызсыз яшибез, аракысыз да булыр» 

Узган атнада Татарстан Дәүләт инспекциясе елга йомгак ясады. Аның җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сүзләре буенча, республикада 1194 торак пункт бар. Шул исәптән 100 кеше яши торган 214 авылда кибетләр юк. Ә 100 кешедән күбрәк яши торган 593 авылда аракы сатылмый. Җитәкче фикеренчә, кибетләрдә легаль аракы сатылмау «күләгәдә алкоголь сатучылар» өчен кулай. Алар моннан бик оста файдаланып, халыкка үз товарларын тәкъдим итә.

– Шуңа күрә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кулланучылар союзы һәм район җитәкчеләре белән берлектә мондый авылларда кибетләр ачу бурычын куябыз. Болар РАЙПО системасының модульле павильоннары  да, элеккеге кибет тә, яңа җиңел корылмалар да булырга мөмкин. «Татспиртпром» белән мондый кибетләргә республика продукциясен минималь бәядән кую һәм төрле акцияләр куллану турында килешенде, – диде Җәүдәт Әхмәтханов.

Җитәкченең әлеге чыгышы халык арасында шау-шу кузгатты һәм аларны ике төркемгә аерды. Бер төркем кеше татар авылларында аракы сатуны көчәйтүне (кертүне) халыкны эчкечелеккә чыгарырга омтылыш дип кабул итсә, икенчеләре, мөмкинлекләр һәркемгә тигез булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде.

– Дуңгыз асрамасак та, яшибез бит әле. Аракысыз да шулай яши алыр идек.  Ул зәхмәт авылларга бөтенләй кермәсә, бик әйбәт булыр иде, әлбәттә, – ди Актаныш районы Иске Айман җирлеге башлыгы  Марсель Әхмәтханов.

Без сөйләшкән кешеләр арасында башка фикердә торучылар да бар.

– Моңа бер яклы гына карарга кирәкми. Кибеттә аракы сатылу ул әле бөтен кеше дә кырылып аракы чөмерә дигән сүз түгел, – ди Апас районында яшәүче Илһам Шәрипов. – Авылларда аракы сатарга кирәкми, дигән фикерне, гадәттә, кайчандыр авылдан чыгып китеп, шәһәрдә яшәүчеләр әйтә. Шәһәрдә адым саен хәмер сата торган кибетләр булганда, авыл агае аны каяндыр эзләп йөрергә тиешме? Шампан шәрабен алыр өчен дә район үзәгенә барырга кирәк дигән сүз бит бу. Ә эчү белән мавыккан кеше барыбер теләсә кайдан табып эчә инде ул зәхмәтне. Һәм нәрсә эчә бит әле?! Аның менә шунысы да бар.

«Ватаным Татарстан»ның социаль челтәрләрендә калдырылган фикерләрдән күренгәнчә, кибеттә аракы сатылмау көмешкә кууга, суррогат аракы сатуга бер сәбәп булырга мөмкин.

«Кибеттә аракы сату кирәк дип уйлыйм, – дип язган Алмаз Миңнуллин исемле укучыбыз. – Эчкән кеше барыбер җаен табачак, шуңа күрә заводта ясалганын куллансалар, әйбәтрәк булыр. Безнең авылда кибет бар, аракы сатыла. Әмма аңа карап кына кешеләр эчкечелеккә чыкмаган. Чөнки элеккеге сәрхушләр үлеп бетте, яшьләр юк. Шуңа күрә эчүчелек кимегән төсле. Ләкин бу алай түгел. Шәһәрдә яшьләр бик нык эчә, шуның өстенә наркомания тамыр җәйде. Менә шунысы бигрәк аяныч».

Әлмәт районының Бишмунча авылында моннан берничә ел элек ялган аракы эчеп агуланучылар булган.

– Авылыбызда суррогат белән агуланып үлүчеләр булды, – ди шушы авылда яшәүче Лилия Купаева. – Дөрес, ул хәлләргә шактый вакыт узды инде. Мин үзем кибеттә аракы булу суррогатка, көмешкә сатуга урын калдырмый дип уйламыйм. Чөнки аларда, гадәттә, кибеттәгедән арзанрак бәядән сатыла. Аннан соң бу кешеләр алкогольне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында саталар. Җитмәсә, «булдырган кеше эше» дип, шуның белән мактаналар да. Миңа калса, җаваплы кешеләр мондый сыйфатсыз алкогольне кемнәр сатуын беләләрдер. «Кулларыннан тота алмыйбыз, дәлилләр юк», – дип акланалар. Шулай да безнең авылда эчкечелек белән проблема зур, дип әйтә алмыйм. 40 яшькә җитмәгән өч-дүрт ир-ат бар.

«Бездә аракы сатылмый»

Актаныш районының Усы һәм Кәзкәй авылларында алкогольле эчемлекләр бөтенләй сатылмый. Шуңа да, җирлекләр арасында чыгарылган рейтинг буенча (туучылар, үлүчеләр, авыр гаиләләр, низаглар, җинаятьләр, янгыннар саны буенча) алар беренче урында тора. Кәзкәй авылында исерткеч эчемлекләр сатылмаганга якынча 3–4 ел тирәсе.

– Авылда аракы сатылмауны халык аңлап кабул итте, – ди җирлек башлыгы Камил Әхмәтгалиев. – Аңа карап, эчкечеләр гел юк дип әйтеп булмый. Урамда әшәкеләнеп йөрмәсәләр дә, хәмер белән мавыгучы берничә кеше бар. Гомумән, соңгы дүрт елда авылларда эчкечеләр кимеде. Аракы сатылмагач, тәртип урнашты. Ләкин, кунагы килсә, аракы табу проблема түгел. Күрше авыллар якын урнашкан, шуннан барып алырга мөмкин.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, авылда ялган аракы, көмешкә куу буенча кисәтү эшләре алып барылган.

– Мин бу вазыйфага билгеләнгәндә кибеттә аракы сатылмый иде инде. Белүемчә, моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе – халык теләге, икенчесе – лицензиянең кыйммәт булуы. Авылларда аракы сатуны оештыручылар аның файдасы турында да уйлый торганнардыр.

Әлеге исемлектә өченче авыл да бар иде. Тик Иске Айман авылы халкы белән сөйләшкәч, биредә аракыны быелдан кабат сата башлаулары билгеле булды.

– Аракы бездә бер елга якын бөтенләй сатылмады. Ел башыннан бер кибет лицензия алды, – диде җирлек башлыгы Марсель Әхмәтханов. –  Аңа карап кына «астан» исерткеч эчемлекләр сатучылар булмады. Чөнки Әнәк авылы бездән нибары бер чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авылда эчкече бер-ике кеше бар. Алар шуннан кайтарта.

Баштагы вакытларда авылда хәмер сатуны ураза аенда туктатып торганнар. Аннан соң яңа кибет хуҗасы лицензия ала алмаган. Шул сәбәпле бер ел исерткеч эчемлекләр сатылмаган.

Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, соңгы биш-алты елда авылларда эчкечеләр бик нык кимегән.

– Алар хәзер бөтенләй юк дип әйтеп була, чөнки эчү модада түгел. Кеше узыша-узыша дөнья көтә. Яшерен-батырын түгел, элек төрле чараларда җитәкчеләргә мул табыннар кора идек. Хәмере дә була торган иде. Хәзер андый күренеш бөтенләй бетте. Чөнки кеше бер-берсеннән үрнәк ала. Каты эчкәне дә тыелып, башкалардан кыенсына башлый. Мин бу хәлләрне берничә ел махсус күзәтәм. Аракы эчүчеләр чыннан да кимеде. Миңа калса, биш елдан соң авылда көн саен «кәеф күтәреп» йөрүчеләр бөтенләй калмас. Ләкин мин көчләп тыюга каршы. Чөнки тыелган җимеш татлырак була. Ул хәлне катлауландырачак кына, – ди Марсель Әхмәтханов.

Имамнар каршы   

Татарстан Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның, авылларда аракы сатуны арттырырга кирәк, дигән фикерен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы да игътибарсыз калдырмады. Алар бу уңайдан актив рәвештә ризасызлык күрсәтүен хәбәр итте. Имамнарның эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән. «Моның өчен хәзрәтләр җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр, авыл советлары белән сөйләшүләр алып бара. Имамнарның тырышлыгы белән Татарстандагы 16 районга караган 30дан артык авылда кибетләрдә исерткеч эчемлекләр бөтенләй сатылмый яисә изге Рамазан ае вакытында туктатыла», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Шул рәвешле, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең карары республика мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренең халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәмер эчүдән баш тартырга чакыру һәм авылларда исерткеч эчемлекләрне сату нокталарын ябу буенча тырышлыкларын юкка чыгарачак дип саный алар. Һәм Татарстандагы татар авылларын хәмер сатудан сакларга чакыра.

Дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, узган ел иң күп алкоголь продукциясе Питрәч һәм Лаеш районнарында сатылган. Ә менә Сарман һәм Яңа Чишмәдә исерткеч эчемлекләрне азрак кулланулары ачыкланган.

Белгеч фикере

Республиканың наркологик диспансеры баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов:

– Соңгы елларда районнардан килгән авыручылар саны  кимүгә таба бара. Ул якынча 10–15 процентны тәшкил итә. Бу авыру өчен кибеттә аракы сатылу-сатылмау мөһим түгел. Республикада тормыштан бөтенләй аерылган дөм караңгы бер генә авыл да юк. Кешеләр район үзәгенә йөреп торалар, бер-берсенә якын урнашкан авыллар бар, аннан соң атнага берничә тапкыр күчмә кибет килә, хәмер аларда да сатыла.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү