30дан артык кеше үлгән: Самара сидоры Татарстанда бармы?

30дан артык кеше үлде, зыян күрүчеләр 100гә якынлаша. Теракт, зур янгын яки транспорт фаҗигасе түгел, аз алкогольле «Мистер Сидр» эчемлегеннән агуланучылар бу. Куркыныч хәлләр күрше төбәкләрдә килеп чыкты. Тагын да аянычлысы шул: агулы эчемлекне кибеттә сатканнар. Димәк, куркыныч теләсә кемгә яный? Татарстанда вазгыять ничек? Хәмер сөременнән агуланганнар айнырмы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

«Бездә сатмыйлар»

Татарстан янәшәсендәге төбәкләрдән бу көннәрдә хәмердән агуланып үлү очраклары турында хәбәрләр ишелде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Самарада җитештерелгән «Мистер Сидр» алкоголь эчемлегеннән 30дан артык кеше үлгән, тагын 100гә якыны зыян күргән. Ульян өлкәсендә генә дә 20 кешенең гомере өзелде, тагын 60тан артыгын хастаханәгә салганнар. Үлем һәм зыян күрү очраклары Самара, Удмуртия, Чувашстан, Түбән Новгорд, Пенза өлкәләрендә дә бар. Хастаханәгә эләгүчеләрнең иң яшенә нибары 14 яшь. «Роспотребнадзор» башлыгы Анна Попова әлеге эчемлекне сатудан алырга кушты. Аны җитештергән эшмәкәрне кулга алдылар. Хәзергә тикшерүләр бара. Димәк, «Мистер Сидр» гына түгел, куркыныч башка эчемлекләр дә табылырга мөмкин әле.

Күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан аз градуслы хәмерне зур мичкәләрдән агызып сатучы кибетләргә, яшьләр арасында аларны «разливайка» дип йөртәләр, ияләшеп беттек кебек. Бүген адым саен диярлек сыралы эчемлек тәкъдим итәләр. Интернет мәгълүматларга ышансаң, Казанда гына да 850гә якын алкоголь сатучы сәүдә ноктасы бар. Чагыштыру өчен, шул ук чыганаклар буенча башкалада даруханәләр саны 1 мең тирәсе.

Казан кибетләрендә агулы эчемлек сатмыйлармы дип, «ВТ» хәбәрчесе дә үзе яшәгән Имәнлек урамы тирәсендәге «разливайка»ларга сугылды. Өйдән биш минутлык арада шундый дүрт хәмер сату ноктасы бар булып чыкты.

– Самара сидоры бармы? – дип сорыйбыз сатучыдан.

– Бу көннәрдә кергән бер кеше шул сорауны бирә, – ди үзен Анна дип таныштырган сатучы, елмаеп. – Борчылмагыз, бездә андый җитештерүченең булганы да юк. Гомумән, Самара эчемлекләрен сатмыйбыз. Ышанмасагыз, документларны күрсәтәм. Без – зур сәүдә челтәре. Ышанычлы товар тәэмин итүчеләр белән генә эшлибез. Бөтен алкоголь эчемлекләр тикшерү уза, ЕГАИС системасында теркәлә.

Сөйләгәннәрен дәлилләп, өстәлгә кызыл папкага тупланган документлар да чыгарып куйды ул.

– Бездә Белоярск шәһәрендә җитештерелгән сидр гына бар. Манго тәме килә торганының бер литры 137 сум тора, – диде сатучы, шул арада эчемлекне мактап алырга да өлгереп.

Икенче бер сәүдә ноктасында алкоголь эчемлекләргә документларны сорагач:

– Тагын тикшерүме әллә? – дип куркуга ук калдылар.

Баксаң, билгеле хәлләрдән соң аларны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре энә күзе аша үткәрә башлаган икән.

– Татарстандагы кибет киштәләрендә «Мистер Сидр» юкмы, булса, сатудан алырга, дигән фәрман бирделәр. Барлык документларны тикшерделәр. Бездә андый эчемлек сатылмый. Кирәк булса, җитәкчегә шалтыратам, ул сезгә телефон аша аңлатма бирәчәк, – диде сатучы.

Сатудагы сидрның кайда җитештерелүен сораша башлагач: «Барлык документлар да төп офиста саклана. Шуннан артыгын әйтә алмыйм. Мин монда ике-өч көн генә эшлим», – дип кенә чикләнде.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада аз градуслы «Мистер Сидр» алкоголь эчемлеге юк. «Ведомство алкоголь базарында катнашучыларның декларацияләрен, ЕГАИС мәгълүматларын тикшерде. Нәтиҗәдә Татарстанга мондый алкоголь эчемлек һәм, гомумән, «Анди» ҖЧҖ продукциясе кертелмәве расланды», – диелә хәбәрдә.

Актанышка кирәкми

Тик тынычланырга иртәрәк. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, республикада алкоголь эчемлек куллану күрсәткече арта. Быелның гыйнвар – апрель айларында хәмер сату күләме, узган елың шушы ук чоры белән чагыштырганда, тагын 3 процентка арткан. Бу – соңгы ун елда иң зур күрсәткеч, ди белгечләр. Шунысы да бар: аракы сату күләме берникадәр кимегән. Димәк, башкасына өстенлек бирәләр.

«Яшәү өчен» социаль инициативалар берлегенең клиник психологы Арина Байтимерова фикеренчә, соңгы арада дөньяда, илдә барган вакыйгалар күпләрнең тормышын астын өскә китерде.

– Башта пандемия аркасында билгесезлеккә чумдык. Күпме кеше эшсез калды, иртәгәге көнгә ышанычын югалтты. Коронавирус бетте дигәч кенә махсус хәрби операция башланды. Чүп өстенә чүмәлә: сентябрьдә мобилизация игълан иттеләр. Болар барысы да җәмгыятьтәге киеренкелекне арттырды. Ә стресс булган җирдә хәмер куллану күрсәткече дә арта. Шул рәвешле аз булса да онытылырга телиләр. Тик нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин, – ди белгеч.

Былтыр республикада 5,84 мең декалитр (1 декалитр = 10 литр) исерткеч эчемлек сатылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлегеге күрсәткеч 4 процентка арткан. Хәмер сатып алучылар республиканың барлык районнарында да күбрәк теркәлгән. Барыннан да бигрәк, Кайбыч районында (+24%) яшәүчеләр уздырган. Күрсәткечләр Югары Ослан, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында да (һәркайсында +20%) сизелерлек арткан. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә былтыр 4 процентка күбрәк спиртлы эчемлек сатылган. Әлки районында хәмер сату күләме узган ел дәрәҗәсендә калса, бердәнбер Актанышта әлеге күрсәткеч 3 процентка кимегән.

 Сан

Республикада яшәүче һәр кешегә, әби-бабайларны һәм яңа туган балаларны да кертеп, 15 литр хәмер (сыра исәпкә алынмаган) туры килә, ди белгечләр. Бу яктан иң зур күрсәткечләр Югары Осланда (22,6 литр) һәм Лаешта (19,4 литр) теркәлгән. Аксубай (7,3 литр), Чүпрәле (8,2 литр), Спас (8,6 литр) һәм Тәтеш районнарында (9,4 литр) бер кешегә иң аз күләмдә хәмер туры килгән.

 

Аз градуслы спиртлы эчемлекләргә килгәндә, узган ел республикада 55 миллион декалитр сыра җитештергәннәр. Чаллыда яшәүчеләр генә дә былтыр 40 миллион литр сыра эчкән. «Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 1 процентка азрак, – ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина. – Бер ел эчендә республика бюджетына алкоголь эчемлекләр сатудан 24,4 миллиард сум акча кергән. Шуның яртысы – сыра продукциясен сатуга туры килгән».

Күрше хакы

Эчүчеләр булганда, бу юл белән акча эшләргә теләүчеләр дә табылачак, әлбәттә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан бирле хокук саклаучылар 15 мең литр алкоголь һәм спирт продукцияне законсыз әйләнештән алган. Барлыгы 44 җинаять һәм 444 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән, Балык Бистәсендә кибет хуҗасы аракыны документларсыз гына саткан. Мөслим районында бер хатын-кыз өйдә «бизнес» ачкан. Хокук саклаучылар шәхси хуҗалыкта 178 литр спиртлы продукциягә тап булган. Чаллыда яшәүче ир-ат исә бакчачылык ширкәтеннән сәүдә нокталарына ялган алкоголь эчемлекләр тарату эшен җайга салган. Яшереп хәмер сату очраклары Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында да ачыкланган. Ялган аракыны нигездә шикле сәүдә нокталарында һәм кулдан саталар, ди белгечләр. Былтыр Татарстанга контрафакт продукцияне күбрәк Башкортстан, Самара һәм Удмуртиядән алып кергәннәр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 609 кеше сыйфатсыз хәмер белән агуланган. Нәтиҗәдә 218 кешенең гомере өзелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 8 процентка күбрәк. Республиканың 12 районында сыйфатсыз хәмер белән агуланучылар күрсәткече республика күләмендәге уртача саннардан да зуррак.

Белгеч сүзе

Рөстәм Вәлиуллин, табиб-нарколог:

– Өч дистәдән артык кешенең үлеменә китергән әлеге бәхетсезлек очрагы этил спирты урынына метил спирты куллануга бәйле дип саныйм. Ә метил спирты – ул сулау-нерв системасының эшен туктатучы нейротоксинлы агу. Үлемгә китерү өчен 30-50 грамм, хәтта моннан да азрак хәмер эчү дә җитә. Метил спирты белән агулануның төп билгеләре: күз күрми башлый, укшыта, костыра. Кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Ул үзенең кайдалыгын аңламый башлый, хәтере чуала һәм сулышы туктый. Шунысы да мөһим: соңгы елларда яшьләр арасында нәкъ менә аз градуслы эчемлекләр кулланучылар саны артуы күзәтелә. 40 елга якын тәҗрибәмнән чыгып шуны да әйтәсем килә: берьюлы бу кадәр күп кешенең агулануын тәүге тапкыр күрәм. Миңа моңарчы да метил спирты белән агуланучылар белән очрашырга һәм эшләргә туры килгәне бар. Аларның берсе дә исән калмады. Бу – бик авыр һәм катлаулы дәвалау эше, андый кешене тормышка яңадан кайтару мөмкин түгел диярлек.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү